Һәр ел саен 25 январь конне “Шәкертләр бәйрәме” билгеләп үтелә. Менә быел да безнең аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Гомер үтә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге ял итү чарасына студент исеменә ия булган, мәктәбебезне тәмамлаган һәркем чакырулы иде. Кунакларыбыз үзләренең уй-фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар. Һәрберсе төпле киңәшен, тәкъдимен әйтте.
Программабыз тулысыча студентларга багышланган иде. Шәкертләребез үзара 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Бәйрәм төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. Җырлап, биеп биремнәрне эшләделәр. Юмор һәм артистлык сәләтләрен дә эшкә җиктеләр. Студентлар барлык ярышларда да актив катнашып, биремнәрне бик зур осталык белән башкарып чыктылар.