Зәйнәп Зәкиеваның “ Йөрәк авазы” иҗат кичәсе

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

1 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында  “Илһамият” клубы “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзасы якташыбыз Зәйнәп Зәкиеваның  “ Йөрәк авазы” иҗат кичәсен уздырды. Кичәгә “Агыйдел дулкыннары” берләшмәсе әгъзалары,   дуслары, туганнары,  һәм аның иҗатын  яратучылар килгән иде. Чарада аның сүзләренә язылган җырлар  Ш.Шәемов, Р. Мусин, А.Амируллин һәм С.Ганиуллина тарафыннан башкарылды. Юбилярга багышланган шигырьләрне иҗатташ дуслары укыды. “Йөрәк авазы” дигән электрон  презентация күрсәтелде. Кичә ахырында китапханәче Р.Гильмуллина юбилярга үзәк китапханә исеменнән истәлек бүләге  тапшырды.

  

  

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International