Иске Сәфәр авылы китапханәсе яңалыклары

2017 елның 3 феврале, җомга

           3 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы утырышы булып үтте. Гайнетдинова Люция апа "Сөембикә" журнылының беренче санына күзәтү ясады. Якташыбыз Эльмира Җәлилованың Айгөл Бариева белән әңгәмәсе аеруча яратып тыңланды. Шулай ук Ләйсән Мәхмүтованың "Альтернатива" салаты да күңелләргә хуш килде. Өйдә уку өчен Галимҗан Гыйльмановның китаплары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International