Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә.
Кичә, 7 сентябрь көнне “Чишмә” хуҗалыгы базасында район хуҗалыкларының инженерлары катнашында киңәшмә узды. Төп максат булып хуҗалыкларда баручы техника ремонты һәм төп җир эшкәртү алымнары белән танышу иде. Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислегендә барды.
Урып-җыю эшләре азагына якынлашып килә. Шуның белән бергә бу чор – үзйөрешле машиналарны, бигрәк тә комбайннарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өлешендә иң җаваплы вакытларның берсе.
6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды.
7 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре чираттагы «Буккроссинг»-«тере» китап киштәсе акциясен уздырды.
Актаныш авылында бүгенге көндә үзара салым акчасына тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә.
2017 елның 6 сентябрь көненә Татарстанда 4038,7 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңыш – 34,9 центнер. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1157,2 мең гектар мәйданда (планнан 74%) җыелды.
Кайчак шулай да була: ярышны акрынрак башлаган ат кисәк алга ыргылган чабышкыларны бер-бер артлы куып уза. Татарстан мисалында да шулай. Урып-җыюга гадәттәгедән берничә атнага соңлап тотынган игенчеләребез бүген Россия төбәкләренең уртача күрсәткеченнән 10 процентка узып, барлык мәйданның 75 процентын тәмамлаган.