ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

6 март көнне район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең  3 “Б” сыйныф укучылары белән берлектә, бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына, иҗатына багышлап, “Балалар яратучы кеше” дип аталган әдәби сәгать уздырды.

6 март көнне Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп укытучыларына һәм ветеран мөгаллимнәргә бәйрәм концерты бүләк итте. .

Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе Эльвира Мурзина Алабуга шәһәрендә узган “Сыйныф җитәкчесе – 2018” конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

3 март көнне Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбендә Түке авылы җирлеге буенча кышкы спартакиаданың йомгаклау өлеше узды.

1 март  көнне Түке мәдәният йортында Иске Айман авылы үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр спектаклен сәхнәләштерде. 

7 март көнне Актаныш авылында бәйрәм ярминкәсе узачак. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, “Әнәк” агрофирмасында сыерлардан савылган сөт күләме  күпкә арткан. Бүгенге көндә биредә тәүлегенә 30 тоннадан артык сөт савыла.

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма Комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә хуҗалык, оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

3 март көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл халкы алдында зур концерт белән чыгыш ясады.

Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы” муниципаль унитар предпреятиесендә транспортларга кагылышлы таләпләр, юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International