Актаныш прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы закончалыкларның бозылуы ачыкланды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Актаныш районы прокуратурасы тарафыннан «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы” муниципаль унитар предпреятиесендә транспортларга кагылышлы таләпләр, юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде. Тикшерү дәвамында ачыкланганча, РФнең 196нчы номерлы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы" Федераль Законның 16нче маддәсендә күрсәтелгән кагыйдәләрне бозу очраклары билгеле булды.

Өч пассажир автобусының арткы өлешендәге дәүләт номерларында яктырткычларның төзексезлеге, шулай ук бер автобусның алгы тәрәзәсенең чатнаган хәлдә булуы ачыкланды.

Әлеге закон бозуларны бетерүне һәм баш инженерны дисциплинар җаваплылыкка тартуны сорап, предприятие директорына язмача күрсәтмә чыгарылды.

Актаныш прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Ренат Газизов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International