Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма Комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә хуҗалык, оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Беренче көн тәртибе буенча “Киров сөт комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Андрей Беляковка сүз бирелде. Ул комбинат эшчәнлеге, киләчәккә куелган максатлар, планнар белән таныштырды, залдагыларның сорауларына җавап бирде.
Киңәшмә барышында шулай ук Россия Эчке эшләр Министрлыгының Актаныш районы буенча бүлекчәсенең штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов, 103нче санлы янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов, Яр Чаллы шәһәре буенча дәүләт баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизоваларның чыгышлары тыңланды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов әлеге тармак эшчәнлегенә, яңалыкларга тукталды.
Район Башлыгы урынбасары Илфак Бариевның авыл җирлекләрендә башкарыласы эшләр хакындагы чыгышы да шактый мәсьәләләрне үз эченә алган иде.
Киңәшмә ахырында районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Лиана Сираева хуҗалыклар мөлкәтен рәсмиләштерү турында чыгыш ясаса, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипов районда “Аренда торагы” дәүләт программасын тормышка ашыру программасына кагылышлы яңалыклар белән таныштырды.