6 март көнне район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 “Б” сыйныф укучылары белән берлектә, бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына, иҗатына багышлап, “Балалар яратучы кеше” дип аталган әдәби сәгать уздырды. Чара барышында балаларга электрон презентация күрсәтелде. Язучының биографиясе белән танышканнан соң алар викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен ныгытты. Соңыннан укучылар Лев Толстой әсәрләрен: хикәя, әкият һәм мәсәлләрне кычкырып укыды.