Бүгенге көндә "Әнәк" агрофирмасында 30 тоннадан артык сөт савыла

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълуматларга караганда, “Әнәк” агрофирмасында сыерлардан савылган сөт күләме  күпкә арткан. Бүгенге көндә биредә тәүлегенә 30 тоннадан артык сөт савыла.

-Әлеге агрофирма тарихында беренче тапкыр мондый саннар белән очрашабыз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөт җитештерү күрсәткече шактый югары. Сөт ул – агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен төп чыганак, бу барыбызга да мәгълум. Ә терлекчелектә төп максат – баш санын һәм нәтиҗәлелекне арттыру. Шуңа күрә бурычлар тагын да зур, барлык мөмкинлекләрдән дә тулаем файдаланырга, өйрәнергә, эзләнергә кирәк. Булган тәҗрибәдән чыгып, яңа технологияләрне кулланып эшләгәндә генә куйган максатларга ирешергә була, - диде кичә эшлекле киңәшмә барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International