3 март көнне Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл халкы алдында зур концерт белән чыгыш ясады. Ике сәгаттьтән артык дәвам иткән әлеге күңелле кичәне өлкәннәр дә, әти-әниләр дә яратып кабул итте. Программада халык җырлары, нәфис сүз, биюләр бар иде. Кечкенә артистларны халык көчле алкышлар белән сәламләде.