ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

27 сентябрьдә Дәүләт Думасы " Россия Федерациясе Пенсия фонды бюджеты керемнәре исемлеген киңәйтү өлешендә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 46 һәм 146 статьяларына үзгәрешләр кертү турында «закон кабул итте, аның нигезендә суд карары буенча конфискацияләнгән коррупционерларның акчалары турыдан-туры Россия Федерациясе Пенсия фондына җибәреләчәк.

Фигуралы шуучы якташыбыз Алинә Заһитова Германиядә узган Nebelhorn Trophy турнирында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Олимпия чемпионы «Призрак оперы» мюзиклы музыкасы белән чыгыш ясады һәм дөнья рекордын яңартты. Спортчы үзенең чыгышыннан канәгать калган.

28 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары белән “Лермонтов-зеркало русской классики” дип аталган тематик кичә уздырды. 


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Карау буенча укулар 5 октябрьдән башлана. Курслар үз эченә теоретик һәм практик нигезләмәләрнең күнекмәләрен үзләштерүне күздә тота.

 

Хәбәрләр өчен телефоннар: 3-10-22, 3-11-14, 3-07-51.

Бүген – 27 сентябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап  улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен  бирде.

5 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан,  "Кайнар элемтә» ачылачак.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә 2018 елның 5 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә  хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын үтәү  буенча «Кайнар элемтә» үткәрә.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Росреестры  "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә федераль законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашты. Түгәрәк өстәл кысаларында базарда катнашучыларның электрон хезмәттәшлеге, шулай ук килеп туган бәхәсләрне хәл итү һәм дәүләт кадастр исәбен туктатуның төп сәбәпләре турында фикер алыштылар.

Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Җир кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән закон нигезләмәләре үз көченә керде. 

Яңа Әлем авылында яшәүче Розалия һәм Нәсим Әгъләмовлар “Иң игелекле гаилә” медаленә лаек булдылар. Китапханә директоры Л.Җ.Шәмсунова конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләре юллады, аларны җиңүләре белән котлады, мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International