М.Ю.Лермонтов иҗатын укучылар өйрәнә

2018 елның 28 сентябре, җомга

28 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актанышның 1 санлы мәктәбе укучылары белән “Лермонтов-зеркало русской классики” дип аталган тематик кичә уздырды. Чарада М.Ю.Лермонтовның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Поэт поколения” исемендәге электрон презентация күрсәтелде. Укучылар үзләре әзерләп килгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Шулай ук Лермонтов-Пушкин шигырьләрен чагыштырып “Угадай” дип исемләнгән уен уйналды.  «Лермонтов-зеркало русской классики” дигән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды. Чараның йомгаклау өлешендә кызыклы викторина уткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International