Колын авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мәхтүм Имам улы Имамовны 90 яшьлек юбилее белән котлап, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген тапшырдылар.
Буазкүл авылында яшәүче Рәис Сәфәргали улы Сәфәргалиевне 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән истәлекле бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева тапшырды.
Бүген “Казан” агросәнәгать паркында Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Анда укучылар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре урын алды.
Пучы авыл җирлеге элеккеге Калинин районы үзәге буларак та, данлыклы шәхесләре, истәлекле урыннары белән дә күпләрдә кызыксыну уята. Тугандаш Казахстан Республикасы вәкилләре дә 13 октябрь көнне җирлектә булып, яңа төзелгән "Сандугач" балалар бакчасында, Нур Баян исемендәге хуҗалыкның заманча технологияле “Карусель” терлекчелек комплексында, Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда hәм төзекләндерүдән соң ачылган Җәмәгать үзәгендә булдылар.
Командаларга гомуми урыннарны баллар саны буенча чыгардылар. 1нче урынга - Телəче, 2нчегә - Зəй, 3нче урынга Актаныш командалары лаек дип табылды.
Район башлыгы Энгель Фәттахов Казахстаннан килүче делегация белән эшлекле аралашу барышында татар белән казах халкы тугандаш халыклар икәнен искә төшерде. Үзара хезмәттәшлектә традициялəрне, мəдəниятне, телне һәм тарихи объектларны саклауда бергәләп эшләү кирәклеге ике як тарафыннан да хупланды. Энгель Нәвап улы мөхтәрәм кунакларны район эшчәнлеге һәм алга куелган бурыч-максатлар белән таныштырды. Үзара хезмәттәшлеккә нигез булучы килешүгә кул куелды.
Иртән һәм кич томан төшүе көтелә.
“Лачын”да кунакханә, хореография заллары, медицина кабинеты, ашханә, буфет эшли. 50 хезмәткәр дә үз эшләренең осталары. 151 бала алар җаваплылыгында осталыкларын арттыралар.
Актаныш районына Казахстанның Таскалин районыннан килгән делегация белән район башлыгы Энгель Фәттахов бүген хакимият бинасында утырышлар залында очрашты. Ике якның да эшлекле командасы арасында киләчәктә бердәм хезмәттәшлек буенча килешү төзелде.
12 октябрь көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариев җитәкчелегендә Казахстаннан килгән делегация булды.