12 октябрьдә Казахстан делегациясе “Лачын” боз спорт сараенда булып, 2009 елгы егетләр арасында хоккей турнирын карады - тренер-укытучылары И. Атаков.
1 сентябрьдән “Лачын”да интернат эшли башлавы һәм анда Рәсәй төбәкләреннән килгән балаларның да шөгыльләнүе кунакларда зур кызыксыну уятты. Араларында Казахстаннан да килгән балалар булуы икеарадагы хезмәттәшлекнең матур үрнәге буларак кабул ителде. Элемтәләрне ныгытып, кунакларыбыз боз сараена кич бозда да шудылар.
“Лачын”ның 13 еллык эшчәнлек дәвамында ирешкән уңышлары, Югары лига, Рәсәй, Татарстан беренчелеге ярышларын да үткәрүләре буенча Актаныш тәҗрибә уртаклашты.
“Лачын”да кунакханә, хореография заллары, медицина кабинеты, ашханә, буфет эшли. 50 хезмәткәр дә үз эшләренең осталары. 151 бала алар җаваплылыгында осталыкларын арттыралар.
Узган ел район кызлар командасы республика беренчелегендә җиңү яулап, район башлыгы Энгель Фәттахов ярдәме белән Кырымда ял итте.
Быелгы сезонда Татарстан беренчелегендә биш команда катнаша. Быел да җиңүчеләргә Энгель Нәвап улы, җиңүгә илһамландырып, Кырымга ял оештыруны вәгъдә итте.