12 октябрь көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариев җитәкчелегендә Казахстаннан килгән делегация булды.
Кадетлар үз үнәрләрен строй белән йөреп, аннары вакытка автомат сүтеп-җыеп күрсәттеләр. Барабанчы-кадетлар барабан суктылар. Робототехника һәм татарча көрәш түгәрәгендә йөрүче кадетлар үз уңышлары белән таныштырды.
Кунаклар мәктәпнең бинасы, мәктәп янындагы бакчача һәм теплица эшчәнлеге белән дә таныштылар. Хәзерге вакытта мәктәптә 140 бала белем алса, шуларның 128 е мәктәпнең интернатында яшәп укый. Казахстан делегациясе мәктәпне бик нык ошатып, зур бәя бирде, үзара хезмәттәшлек буенча да сөйләшү булды.