Казахстан белән Актаныш хезмәттәшлеге нәтиҗәле эшлəргə мөмкинлеклəр бирə

2018 елның 13 октябре, шимбә

Район башлыгы Энгель Фәттахов Казахстаннан килүче делегация белән эшлекле аралашу барышында татар белән казах халкы тугандаш халыклар икәнен искә төшерде. Үзара хезмәттәшлектә традициялəрне, мəдəниятне, телне һәм тарихи объектларны саклауда бергәләп эшләү кирәклеге ике як тарафыннан да хупланды. Энгель Нәвап улы мөхтәрәм кунакларны район эшчәнлеге һәм алга куелган бурыч-максатлар белән таныштырды. Үзара хезмәттәшлеккә нигез булучы  килешүгә кул куелды.  

 

-Актаныш уңышлары – район башлыгы Энгель Фәттаховның һəм аның командасының уңышы, сездәге матур үрнәкләрне үзебезгә өлге итеп алдык. Бер-беребездән үрнәк алып хезмәттәшлек итик.  Актанышның  икътисади эшчәнлеге белән таныштык. Агросəнəгать комплексы,  сөт, ит житештү, товар əйлəнеше, яңа инновациялəр,  уку-укыту, туристлык эшчәнлеге буенча бердәм нигезле багланышлар булыр, - дип, ышанычын һәм хөрмәтен белдерде актанышлыларга Таскалин районы акимы Алдияр Халелов.

Туган як музеенда, сәнәгать паркларында, кадет мәктәбендә, “Лачын”, “Актаныш” спорт сарайларында, технологик техникумда, гимназиядә, “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында булып, актанышлыларның казанышлары, ирешкән уңышлары белән танышкан казах дусларыбыз бүген – 13 октябрь көнне район хуҗалыкларында булып, алардагы эш барышы, яңа технологияләр белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International