18 октябрьдә төнлә һәм кич урыны белән томан төшүе көтелә.
13 октябрь көнне Актаныш гимназия-интернатында бишенче сыйныф укучыларын гимназистлар сафына кабул итү тантанасы узды. Ант әйтеп, значоклар тагып, алар чын гимназистлар булырга ризалык белдерде.
Бишенче сыйныфлар һәм килгән ата-аналар өчен бәйрәм көн буена дәвам итте. Биш баскычтан торган сынау үттеләр алар. Уку, экология, патриотизм, СМИ, сәнгать – һәр баскычтагы сынау-биремнәрне чиште балалар. Әти-әниләр белән бергәләп үзләрен җитезлектә, өлгерлектә, тапкырлыкта һәм бердәмлектә дә сынадылар алар.
Бәйрәм чәй табыны артында балалар, ата-аналар, тәрбияче һәм укытучылар белән эчкерсез аралашу булып дәвам итте, җыр-биюләр, балачакның күңелле уеннары белән күңелгә уелды.
12 октябрь көнне Казахстаннан килгән делегация Актаныш гуманитар гимназия-интернат эшчәнлеге белән танышты. Кунаклар игътибарына гимназия укучылары һәм укытучы-тәрбиячеләр коллективы тарафыннан тормышка ашырылып килүче проектлар тәкъдим ителде. "Ак җилкән" газетасы, робототехника, "Кызыклы тәнәфес" электрон кулланмасы, 3D-проекция, "Шәкерт" электрон белем порталы, төрек телен өйрәнү һ.б. түгәрәкләр эшчәнлеген кунаклар зур кызыксыну белән күзәтте.
Эшлекле очрашуда Казахстан һәм Татарстан мәгарифенең алдынгы үрнәкләре буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләсе дә каралды.
Актаныш районыннан чыккан язучыларның әсәрләре татар әдәбиятының кабатланмас бер өлешен – бай мирасын тәшкил итә. Култамгасы белән бүләк ителгән шактый китаплар музей фондында саклана. Ункөнлек кысаларында күргәзмәгә чыгарылган китаплар белән танышу якташ язучылар өчен горурлык хисләре уятты.
Гадәттән тыш хәлләр һәм куркыныч янардай җитди очракларны булдырмау, андый хәлләр килеп туганда, эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, гражданнар оборонасы буенча җитәкчеләрнең практик эшчәнлеген үстерү һәм белемнәрен камилләштерү максатыннан Актаныш районында өйрәнүләр узды.
Әлеге уңайдан "Яшьлек" мәдәни үзәгендә укулар да узды.
15 октябрьдә Казанда татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы Данил Салиховның юбилей кичәсе узды. Иң күңелле мизгелләрне безнең фоторепортажда күрә аласыз.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы эш эзләүче татарстанлылар өчен яңа сервис ачып җибәрә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында кайсы сервислар аеруча популяр булуы билгеле. Алар турында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында табибка бер тапкыр гына язылырга мөмкинлек бирә торган сервис кертеләчәк. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга һәм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләренә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.
Эш планы нигезендә, республиканың балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, "Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасы буенча 2018 елның 18 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында "Кайнар линия” оештырылачак, телефоннар - 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.