Актаныш гимназия-интернатында бишенче сыйныф укучыларын гимназистлар сафына кабул итү тантанасы узды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

13 октябрь көнне Актаныш гимназия-интернатында  бишенче  сыйныф укучыларын гимназистлар сафына кабул итү тантанасы узды. Ант әйтеп, значоклар тагып, алар чын гимназистлар булырга ризалык белдерде.

Бишенче  сыйныфлар һәм килгән ата-аналар өчен бәйрәм көн буена дәвам итте. Биш баскычтан торган сынау үттеләр алар. Уку, экология, патриотизм, СМИ, сәнгать – һәр баскычтагы сынау-биремнәрне чиште балалар. Әти-әниләр белән бергәләп үзләрен җитезлектә, өлгерлектә, тапкырлыкта һәм бердәмлектә дә сынадылар алар.

Бәйрәм чәй табыны артында балалар, ата-аналар, тәрбияче һәм укытучылар белән эчкерсез аралашу булып дәвам итте, җыр-биюләр, балачакның күңелле уеннары белән күңелгә уелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International