Актаныш музейлары райондашларны бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне көтеп кала

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бөтендөнья октябрь аенда Өлкәннәр ункөнлеген билгеләп үтә. Актаныш «Туган як» музее әлеге вакыйгага ел саен традицион рәвештә үзенчә якын килә. Быел музей хезмәткәрләре оештырган чаралар өлкәннәребез күңелендә аеруча җылы тәэсирләр калдырды.

 

Актаныш районыннан чыккан язучыларның әсәрләре татар әдәбиятының кабатланмас бер өлешен – бай мирасын тәшкил итә. Култамгасы белән бүләк ителгән шактый китаплар музей фондында саклана. Ункөнлек кысаларында күргәзмәгә чыгарылган китаплар белән танышу  якташ язучылар өчен горурлык хисләре уятты.

 

Күренекле рәссам, Россия һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы, райондашыбыз Фаил Зыязов үзенең күп эшләрендә туган җиребез табигатен, аның хезмәт сөйгән кешеләрен сурәтли. Якташ рәссамыбыз картиналары ункөнлек чараларының гүзәл бизәге булды.

 

Әлеге көннәрдә музейга атлап кергән чал чәчле абый-апалар махсус экспозициядәге чабата һәм чабата үрү коралларын күреп, авыр елларга туры килгән чабаталы үсмер елларын хәтерләрендә яңарттылар.

 

Һәр милләт халкының зәвыгы, аның үзенә генә хас киемнәрендә, бизәнү әйберләрендә саклана. Бу күргәзмә дә музей кунакларында зур кызыксыну уятты.

 

Татарстан Язучылар берлеге  рәисе, драматург Данил Салиховның китаплары да фонд һәм экспозицияләрдә кадерләп саклана. Алар да язучы күркәм юбилеен каршылаган иртәдә халыкка тәкъдим ителде.

 

Шәрип Шәймиев музей - йортында Мәрзия Хамаеваның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә һәм “Гомер көзе алтын булсын” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе дә җаннарны кузгатып җибәрде, уртак истәлекләрне яңартты.

 

Актаныш музейлары райондашларны бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне көтеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International