Роман Шәйхетдинов дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервисларны атады

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында кайсы сервислар аеруча популяр булуы билгеле. Алар турында бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

 

Министр әйтүенчә, иң популяр хезмәтләр булып элеккечә баланың билгеләрен карау (үсеш 105 процент), табибка язылу (үсеш 12 процент), штрафларны тикшерү һәм түләү (үсеш 2 процент), счет-фактураларны түләү (үсеш 33 процент) санала.

 

Роман Шәйхетдинов статистика буенча порталдан 22-45 яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар куллануын әйтте. Бу, нигездә, гаиләле, балалы, шәхси автомобиле булган кешеләр. "Порталда хатын-кызлар еш кына табибка языла, исәпләү җайланмалары күрсәткечләрен кертә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түли. Балалар бакчасы хезмәтләре өчен акча суммасын карап баралар. Ирләр, беренче чиратта, порталга кереп, штрафлар, торак-коммуналь хуҗалык сервисларын карый, аннары гына табибка язылу тора", - дип сөйләде ул.

 

Сервисларга ихтыяҗ зур булуын исәпкә алганда, ТКХ хезмәтләре хәзер комиссиясез, ә штрафлар 50 процентлы ташлама белән түләнә. Счетчик күрсәтечләрен кертү уңайлашкан: хәзер кергән саен квитанциядән озын счет кертү кирәкми, аны шәхси кабинетта саклап калып була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International