ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Гаиләдә бала усеше һәм шәхес буларак формалаштыру өчен максималь унай шартлар тудыруга ярдәм итү максатыннан "Ихлас" педагогик - психологик узэге "Ата - аналар университеты" проектын башлады.

1  декабрь көнне Казанда I татар телле республикакүләм «Гыйлем фест» фестиваль-бәйгесе узды. Аның максаты – укучыларны татар телен куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән актуаль фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар әзерләүгә кызыксындыру, татар теленә заманча караш тудыру.

Бәйгедә Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Финалга 30 дан артык проект сайлап алынды. Алар арасында татар телендә өстәл уеннары, смартфон өчен кушымталар, видео тәрҗемәләре, сайтлар, Counter Strike уенының татарчага тәрҗемәсе, сүзлекчәләр, хәтта, шикәрле мамык ясый торган җиһаз да бар. Фестиваль вакытында укучылар үзләренең хезмәтләрен татар телендә, стендлы доклад форматында тәкъдим итте.

Актаныш гимназиясенең укытучы-тәрбиячеләре һәм укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән “Гыйлем-Fest” Республикакүләм проектлар бәйгесендә катнашып, үз проектларын якладылар. Гимназиядән “Тугандаш”, “Мирасыбыз”, “Татар әдәбияты – хәтер карталарында”, “SUZEBEZ”, “Тәҗрибә”, “Башваткыч”, “Җайлы тел” проектлары сайлап алу турын үтеп, әлеге бәйгедә катнашу хокукын алган иде. Финал өлешендә “Җайлы тел” (җитәкчесе Хөсәинов Ленар Наил улы, 6а һәм 6б классы укучылары), “SUZEBEZ” (җитәкчесе Шәйхин Айдар Рәсим улы, укучылар Ибраһимов Раил, Фәрдиева Алисә, Салахова Ләйсән), “Тугандаш”  (җитәкчесе Халимова Изалия Изаиловна,  Гәрәев Айбулат, Гәрәева Рәмилә, Гарифуллина Руфинә) проектлары җиңүче исеменә лаек булдылар. Башка проектлар да  жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм сертификатлар белән билгеләнеп үтелде.

Бәйгедә катнашучы барлык укучыларны, әти-әниләрен, оештыручы-җитәкче остазларын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176293/

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176297/

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176296/

2 декабрь көнне Аккүз мәктәбенең авиамодельләр түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар Ахметов Денис, Ихсанов Данил, Камалов Булат Зәй шәһәренен 4 санлы мәктәбендә оештырылган авиамодель спорты команда беренчелегендә оча торган планер F 1N һәм F 1N-150 классы буенча катнашып, 20 команда арасында 10 урын алдылар. Җитәкчеләре Җәмилов Ринат Флүн улы.

1 декабрь көнне Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча дөнья чемпионы Вәлиев Булат Зиннур улы истәлегенә "Татнефть"" призларына XII Бөтенроссия турниры булып узды.

Әлеге ярышта Балалар ижат үзәгенең Пучы бүлекчәсе көрәшчеләре актив катнаштылар. Шәмсиев Ильназ - I; Хәбетдинов Салават - II; Гилемов Салават - III урыннарны яуладылар. Тренерлары Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.

Бу көнне 1992 елда БМОның Генераль Ассамблеясы кабул итә. Әлеге карар 1983-1992 елларда уздырылган Инвалидлар унъеллыгы тәмамлану белән кабул ителә. Халыкара инвалидлар көне Россиядә һәм башка дистәләгән илләрдә үткәрелә.

Актанышта инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы

3-12 декабрь көннәрендә Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге старт ала.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында гомумкоманда урыннары:

 

 

 

3 урын Әтәс мәктәбе,

 

2 урын Күҗәкә мәктәбе,

 

1 урын Теләкәй мәктәбе.

 

 

 

Урта гомуми белем бирү мәктәпләренең кече группалары арасында гомумкоманда урыннары:

 

 

 

3 урын Сәфәр мәктәбе,

 

2 урын АСОШ №1,

 

1 урын АСОШ №2.

 

 

 

 

 

Урта гомуми белем бирү мәктәпләренең зурлар группалары арасында гомумкоманда урыннары:

 

 

 

3 урын КШИ,

 

2 урын АСОШ №2,

 

1 урын АСОШ №1.

 

 

1 декабрь көнне Актанышның  “Бүләк” чаңгы тарссасында  кышкы спорт сезонын ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән  чаңгы спортын үз итүче 166 укучы җыелды.

Сәламләү сүзләре белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, Актаныш районы чаңгы федерациясе президенты Фәрит Салихов чыгыш ясадылар. Алар барлык катнашучыларны сезон ачылу тантанасы белән тәбрик иттеләр һәм  ярышларда уңышлар   теләделәр.

Чаңгы ярышында җиңүчеләргә  грамота һәм медальләр тапшырылды. Спорчыларыбыз күтәренке рухта республика ярышларына әзерлек күнекмәләрен тагын да көчәйттеләр. Чаңгы спортын әйдәп баручы укучы егет-кызларыбыз ярыштан соң ук көндәлек тренировкаларын дәвам иттеләр.


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

-Эшмәкәрләр – батыр кешеләр. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә яисә башка җаваплы өлкә булсынмы, сез бизнесны идеясын тормышка ашырудан ук башлап аякка бастыргансыз. Һәр көнне тынгысыз хезмәттә, уйда, хәрәкәттә сез. Үзегез өчен үзегез җавап бирәсез, хәтта алай гына да түгел, хезмәткә алган кешеләр, аларның тотрыклы хезмәт хакы алуы, иминлеге өчен дә җавап бирәсез. Салымын да вакытында түләргә кирәк, җитештергән хезмәтне яисә товарны да  базарда үз маркаңны, дәрәҗәнне булдырып, отышлы итеп сата белергә  кирәк. Моннан тыш, нинди генә күзәтчелек органнары килеп тикшерми сезне. Закондагы үзгәрешләрдән, яңалыклардан да хәбәрдар булу мөһим. Без сезнең эшчәнлеккә, тәкъдимнәргә, хәл итәсе мәсьәләләргә битараф түгелбез. Хакимият бизнеска үсү өчен терәк һәм ярдәмче булырга тиеш, без сезнең белән даими элемтәдә булып, хәбәрләшеп, киңәшләшеп эшләргә телибез. Сезне борчыган сорауларны өйрәнеп, чишелешен табып, тәкъдимнәрне, нигезләнгән фикерләрне республика җитәкчеләренә дә җиткереп, нәтиҗәле эшләргә планлаштырабыз. Киләсе очрашу гыйнвар аенда булачак. Аңа кадәр кергән сораулар өйрәнелеп, аларны хәл итү буенча хисап тотачакбыз. Аралашу, элемтә өчен үзем дә, урынбасарларым да һәрвакыт ачыкмын, бергәләп, тиз арада хәл ителгән сорау - бизнеска тоткарлык тудырмый эш оештыру өчен тәҗрибә ул.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

 

Актаныш районында  кабул итү  район башкарма комитеты бинасында( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт) үткәреләчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш. Бариев кабул итәчәк.

Алдан язылу таләп ителми.

Белешмәләр өчен телефон – 8(85552) 3-44-12.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә шулай ук һәр авыл җирлегендә дә авыл башлыклары 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.

 

Мебельгә, ишек-тәрәзәләргә индивидуаль үлчәмнәр буенча заказ биргәндә, без еш кына сатучы белән түгел, бәлки аның вәкиле белән аралашабыз. Шуңа күрә сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында килешү төзелә. Килешү төзегәндә, шуңа игътибар итегез:  килешүдә товар өчен генә түгел, бәлки аны үз вакытында  китереп бирү өчен җаваплылык, китереп бирелергә тиешле әйберләр исемлеге һәм килешүдә китереп бирү турында башка шартлар күздә тотылган булырга тиеш.

 

Эш башкаручының килешү төзелгәнче кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тудыру өчен, күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) турында кирәкле, дөрес мәгълүматлар тапшыруы шарт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International