“Гыйлем-фест” республикакүләм татарча фәнни проектлар бәйгесендә Актаныш гимназиясе проектлары җиңү яулады

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

1  декабрь көнне Казанда I татар телле республикакүләм «Гыйлем фест» фестиваль-бәйгесе узды. Аның максаты – укучыларны татар телен куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән актуаль фәнни-тикшеренү һәм социаль проектлар әзерләүгә кызыксындыру, татар теленә заманча караш тудыру.

Бәйгедә Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты.

Финалга 30 дан артык проект сайлап алынды. Алар арасында татар телендә өстәл уеннары, смартфон өчен кушымталар, видео тәрҗемәләре, сайтлар, Counter Strike уенының татарчага тәрҗемәсе, сүзлекчәләр, хәтта, шикәрле мамык ясый торган җиһаз да бар. Фестиваль вакытында укучылар үзләренең хезмәтләрен татар телендә, стендлы доклад форматында тәкъдим итте.

Актаныш гимназиясенең укытучы-тәрбиячеләре һәм укучылары Казан шәһәрендә үткәрелгән “Гыйлем-Fest” Республикакүләм проектлар бәйгесендә катнашып, үз проектларын якладылар. Гимназиядән “Тугандаш”, “Мирасыбыз”, “Татар әдәбияты – хәтер карталарында”, “SUZEBEZ”, “Тәҗрибә”, “Башваткыч”, “Җайлы тел” проектлары сайлап алу турын үтеп, әлеге бәйгедә катнашу хокукын алган иде. Финал өлешендә “Җайлы тел” (җитәкчесе Хөсәинов Ленар Наил улы, 6а һәм 6б классы укучылары), “SUZEBEZ” (җитәкчесе Шәйхин Айдар Рәсим улы, укучылар Ибраһимов Раил, Фәрдиева Алисә, Салахова Ләйсән), “Тугандаш”  (җитәкчесе Халимова Изалия Изаиловна,  Гәрәев Айбулат, Гәрәева Рәмилә, Гарифуллина Руфинә) проектлары җиңүче исеменә лаек булдылар. Башка проектлар да  жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм сертификатлар белән билгеләнеп үтелде.

Бәйгедә катнашучы барлык укучыларны, әти-әниләрен, оештыручы-җитәкче остазларын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176293/

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176297/

https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176296/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International