20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертеләчәк. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе башлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге буенча урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Хөкүмәтенә республика территориясендә 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында тәкъдим кертелде. Ул пиротехника эшләнмәләрен саклау һәм сату урыннарында тикшерүләр үткәрергә, аларны кешеләр күп җыела торган һәм шартлау, янгын чыгу куркынычы булган объектлар янында куллануны чикләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Сергеев.
Ул шулай ук янгынга каршы махсус режим таләпләрен бозучылар дүрт мең сумга кадәр штрафка тартылачак, дип искәртте.
Бүген – 4 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы Хатын-кызлар советы утырышы узды. Көн үзәгендә район Хатын-кызлар советының эшчәнлеге тикшерелде. Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева район тормышында актив катнашып, гаиләләрендә үрнәк яшәүче гаиләләрнең тормыш тәҗрибәсен өйрәнеп, Гаилә мәктәпләрендә яшьләрне гаилә тормышына өйрәтүдә куллану кирәклеген ассызыклады. Ләйсән Фоат кызы районда Хатын-кызлар советының эшчәнлеген активлаштыруда һәм яшьләр белән эшләүдә “Ак калфак” җәмгыятенең, район мөслимәләренең эшчәнлеген дәвам итеп, төрле юнәлешләр буенча эшче төркемнәр төзергә тәкъдим итте. Фикер-тәкъдимнәр тыңланганнан соң, район башлыгы каршында эшләүче Хатын-кызлар советының эш планы төзелде.
30 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актанышның 1 нче мәктәбе укучылары белән балалар язучысы Ш.Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Шагыйрь ачкан дөнья” дип аталган әдәби кичә уздырды. Чарада Шәүкәт Галиевның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Укучылар үзләре әзерләп килгән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Чараның йомгаклау өлешендә кызыклы викторина уткәрелде.
2 ноябрь көнне Актаныш балалар китапханәсендә А.И. Солженицынның 100 еллыгы уңаеннан “Үз иленең ватанпәрвәре” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Чарага Актаныш 2 нче урта мәктәбенең 5 “А” сыйныф укучылары чакырылган иде (сыйныфы җитәкчеләре Мирзашарипова Тәнзилә Кутдус кызы).
Укучылар язучының катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара Солженицынның балачагы һәм яшьлеге, фронтта һәм Сталин лагерьларында үткән еллары, Нобель премиясе алу һәм сөргеннән акланып кайту чорында төшерелгән фотоматериаллардан торган презентация карау белән үрелеп барды. Язучының образын күзалларга Александр Исаевичның үзе турында сөйләгән видеоролигы ярдәм итте.
Чараны йомгаклап, укучылар үзләренең очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, ишеткән һәм күргәннәренә карата үз фикерләрен әйттеләр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шуны искәртә: тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре формадагы киемдә булырга һәм гражданнар белән аралашканда хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиеш. Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бүлекчәләре һәм вазыйфаи затлары гражданнарга нинди дә булса җиһазлар, шул исәптән янгынга каршы җайланмалар сату буенча эшкуарлык эшчәнлеген башкармыйлар. Янгынга каршы һәм газ датчикларын сатып алырга тәкъдим итүче гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре итеп үзләрен күрсәтүче шикле затлар ачыкланган очракта, алдашу эшчәнлеген туктату буенча чаралар күрү мөһим, моның өчен «102» полиция телефонына шалтырату кирәк.
Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе мәйданчыгында оештырылган дискуссия мәйданчыгы эшендә катнашты.
Дискуссия Татарстан Республикасында «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыруга, шулай ук сәнәгать сәясәте, федераль һәм республика бюджетларын формалаштыру, моношәһәрләр үсеше, сәнәгатькә, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларына багышланган иде. Фикер алышуда Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, бизнес, югары уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген – 3 декабрь көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында район оешма-предприятиеләре арасында волейбол чемпионатының ябылу тантанасы узды.
Чемпионат җиңүчеләре.
1 урын – МБОУ ДО ДЮСШ АМР РТ,
2 урын – «МНКТ» җәмгыяте,
3 урын – район мәдәният бүлеге.
Актив уйнаучы командалар – Актанышның 1 нче мәктәбе, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, МАУ ДО АМР РТ ДЮСШ «Лачын», Спорт ветераннары, МБОУ ДО ДЮСШ АМР РТ – 2.
Номинацияләрдә җиңүчеләр.
Иң яхшы пас бирүче – Гараев Алгинат ( КУЛЬТУРА),
Иң яхшы һөҗүмче – Булатов Руслан (ДЮСШ),
Иң яхшы сакчы – Гарифьянов Рустем (КУЛЬТУРА),
Иң яхшы уенчы – Ибнеев Ленар ( ООО «МНКТ»),
Иң өлкән уенчы – Галиев Рамил (МАУ ДО АМР РТ ДЮСШ «Лачын»).
Һәр елны декабрь аенда традицион инвалидлар Декадасы уза. Шул уңайдан, бүген инвалидлар оешмасы җитәкчеләре белән “Тургай” кафесында очрашу узды. Сөйләшүдә район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, район инвалидлар оешмасы рәисе Зөфәр Шакиров, район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев, авыл җирлеге башлыклары, урыннарда инвалидлар оешмасы җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән турыдан - туры эшләүче оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Очрашуда узып баручы елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды, уңышлар билгеләп үтелде, килеп туган проблемаларны чишү юллары билгеләнде. Шулай ук киләчәккә бурычлар куелды.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең барлык үзенчәлекләрен дә искә алып, безнең районда ункөнлекнең чаралар планы эшләнде. Бу план кысаларында районда яшәгән инвалидларга төрледән-төрле чаралар оештыру күздә тотыла – спорт ярышлары, район җитәкчелеге белән очрашу, юридик ярдәм күрсәтү, бәйгеләр, мәдәни чаралар һәм башка максатчан адреслы ярдәм чаралары.
Хөрмәтле актанышлылар!
Ел саен декабрь башында бөтен дөнья Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Әлеге дата сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тулы, лаеклы тормышка хокуклы булуларын тану символы булып тора.
Актаныш муниципаль районында 2419 көчле рухлы кеше яши: өлкәннәр һәм балалар, сәламәтлекләрендәге тайпылышларга карамастан, күңелләрендә тормыш шатлыгын, ямен һәм матурлыгын саклап киләләр, зур батырлык, искиткеч ихтыяр көче күрсәтәләр. Яши белү белән беррәттән, аларның күбесе актив эшчәнлек тә алып бара һәм үзенең шәхесе аркылы авыр тормыш хәлендә калган кешенең теләсә нинди шартларны, киртәләрне җиңеп чыга алуын, уңышка ирешүен һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк булуын исбатлый!
Безнең көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешәләр, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлары һәм җиңүләре өчен горурланабыз һәм шатланабыз!
Соңгы елларда районыбызда көчле рухлы кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләү өчен шартлар тудыру, аларга сыйфатлы белем бирү, тернәкләндерү, социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү, мәдәни һәм иҗтимагый тормышка катнаштыру өчен күп эшләр башкарыла. Шуның белән бергә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауда хакимият органнары гына түгел, ә һәрберебез көч куярга тиеш икәнлекне дә истә тоту мөһим. Дәүләт тарафыннан ярдәм нинди генә зур булмасын, ул тирә-юньдәгеләрнең җылы мөнәсәбәтенә һәм кешелеклелегенә, безнең ягымлы сүзләребезгә, якыннары һәм туганнарының игътибарына һәм кайгыртуына булган ихтыяҗны беркайчан да алыштыра алмас.
Безнең көчле рухлы кешеләребезгә чын йөрәктән тормыш энергиясе, оптимизм, ихтыяр көче һәм яхшылыкка өмет, иминлек һәм бәхет телим. Үз-үзегезгә ышаныгыз һәм беркайчан да бирешмәгез!
25 ноябрь – Әниләр көне уңаеннан Актаныш үзәк балалар китапханәсе үз китап укучылары арасында “Дөньяда иң кадерле кеше - Әни” дигән исем астында видеороликлар конкурсы игълан иткән иде. Балалар әниләренең фотосурәтләрен кулланып, бик матур видеороликлар тапшырдылар. Видеороликларда әниләр турында лирик җырлар яңгырады. Нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә грамоталар бирелде.
Беренче урын - Мусин Самир Айдар улы, әнисе - Габдрахманова Эльмира Ришат кызы;
Икенче урын - Шәйхуллина Зәринә Ильмир кызы, әнисе - Шәйхуллина Рәйлә Әнвәр кызы.
Сабирова Эльвира Рафис кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Катнашучыларга китапханәчеләр рәхмәтләрен белдерәләр, уңышлар телиләр!