Энгель Фәттахов: "Үз-үзегезгә ышаныгыз һәм беркайчан да бирешмәгез!"

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар!

 

Ел саен декабрь башында бөтен дөнья Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Әлеге дата сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тулы, лаеклы тормышка хокуклы булуларын тану символы булып тора.

 

Актаныш муниципаль районында 2419 көчле рухлы кеше яши: өлкәннәр һәм балалар, сәламәтлекләрендәге тайпылышларга карамастан, күңелләрендә тормыш шатлыгын, ямен һәм матурлыгын саклап киләләр, зур батырлык, искиткеч ихтыяр көче күрсәтәләр. Яши белү белән беррәттән, аларның күбесе актив эшчәнлек тә алып бара һәм үзенең шәхесе аркылы авыр тормыш хәлендә калган кешенең теләсә нинди шартларны, киртәләрне җиңеп чыга алуын, уңышка ирешүен һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк булуын исбатлый!

 

Безнең көчле рухлы кешеләребез республика һәм федераль конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар, спорт ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешәләр, төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итеп, җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Без алар белән бергәләп, әлеге казанышлары һәм җиңүләре өчен горурланабыз һәм шатланабыз!

 

Соңгы елларда  районыбызда көчле рухлы кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләү өчен шартлар тудыру, аларга сыйфатлы белем бирү, тернәкләндерү, социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү, мәдәни һәм иҗтимагый тормышка катнаштыру өчен күп эшләр башкарыла. Шуның белән бергә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклауда хакимият органнары гына түгел, ә һәрберебез көч куярга тиеш икәнлекне дә истә тоту мөһим. Дәүләт тарафыннан ярдәм нинди генә зур булмасын, ул тирә-юньдәгеләрнең җылы мөнәсәбәтенә һәм кешелеклелегенә, безнең ягымлы сүзләребезгә, якыннары һәм туганнарының игътибарына һәм кайгыртуына булган ихтыяҗны беркайчан да алыштыра алмас.

 

Безнең көчле рухлы кешеләребезгә чын йөрәктән тормыш энергиясе, оптимизм, ихтыяр көче һәм яхшылыкка өмет, иминлек һәм бәхет телим. Үз-үзегезгә ышаныгыз һәм беркайчан да бирешмәгез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International