Актанышта кышкы спорт сезоны ачылды

2018 елның 1 декабре, шимбә

1 декабрь көнне Актанышның  “Бүләк” чаңгы тарссасында  кышкы спорт сезонын ачу тантанасы булып узды. Бирегә район мәктәпләреннән  чаңгы спортын үз итүче 166 укучы җыелды.

Сәламләү сүзләре белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, Актаныш районы чаңгы федерациясе президенты Фәрит Салихов чыгыш ясадылар. Алар барлык катнашучыларны сезон ачылу тантанасы белән тәбрик иттеләр һәм  ярышларда уңышлар   теләделәр.

Чаңгы ярышында җиңүчеләргә  грамота һәм медальләр тапшырылды. Спорчыларыбыз күтәренке рухта республика ярышларына әзерлек күнекмәләрен тагын да көчәйттеләр. Чаңгы спортын әйдәп баручы укучы егет-кызларыбыз ярыштан соң ук көндәлек тренировкаларын дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International