ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көне һәм “Гражданлык сәгате” проекты кысаларында Актаныш районында 12 яшь гражданга паспорт тапшырылды.

Тантаналы чарада “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Илфак Бариев, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зәһинә Исламова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча  бүлеге җитәкчесе урынбасары Ильнар Сафин катнашты.

 

“БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең XVIII съездында, партия съезды карарлары нигезендә,  партиянең югары Советы яңартылды. Аның генераль Советы составына да үзләрен уңай яктан гына күрсәткән, танылган дәүләт эшлеклеләре кертелде.

Якташыбыз – РКБның баш табибы, “Сәламәт киләчәк” төбәк проекты координаторы Рафаэль Шәвәлиев “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең генераль Советына кертелде.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе  нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия   гражданнарны кабул итү көне уздырыла.

Актаныш районында  кабул итү  район башкарма комитеты бинасында( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 нче йорт) үткәреләчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш. Бариев кабул итәчәк.

Алдан язылу таләп ителми.

Белешмәләр өчен телефон – 8(85552) 3-44-12.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнендә шулай ук һәр авыл җирлегендә дә авыл башлыклары 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итәчәк.

Кичә -  Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы дипломантларын бүләкләделәр.

Бәйгедә катнашып, Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектакле белән Актаныш районы Иске-Сәфәр авылы театры дипломант исеменә лаек булды.

 

8 декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары, Актаныш районы Пучы авылы, Чаллы шәһәре көрәшчеләре арасында ачык турнир булып узды. Әлеге бәйгедә  Пучы балалар ижат үзәгендә шөгыльләнүче көрәшчеләребез призлы урыннарны яуладылар. Үз авырлыкларында уңышлы чыгыш ясаган укучылар:

Шәмсиев Илназ - 1 урын;

Гыйлемов Салават - 1 урын;

Хәбетдинов Салават - 1 урын;

Марданов Ришат - 2 урын;

Рузибоев Дамир - 3 урын;

Заһиров Булат - 3 урын.

Котлыйбыз, егетләр!


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

8 декабрьдән районның технологик техникумында район мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре өчен белем сыйфаты белән идарә итү курслары эшли башлады. Җитәкчеләр 8 декабрьдән 27 апрельгә кадәр белем алачак. Белем алу практик күнекмәләр белән үрелеп барачак, уку ахырында һәр җитәкче үзенең шәхси проектын яклаячак. Уку барышында өйрәтелгәннәрне эш барышында кулланып карау, сораулар булганда аны белем бирүче мөгаллим-галимнәргә бирә алу, чишелешен бергәләп эзләү ягыннан да отышлы әлеге укулар.

Беренче дәресне Актаныш районы мәгариф конференциясендә катнашып, район мәгарифе үз алдына куйган бурычлардан хәбәрдар булган КФУда Ситуацион-аналитик үзәк директоры Тимерхан Булат улы Алишев бирде. Ачык дәрестә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып, җитәкчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Уку елы башында районда һәр мәктәпнең рейтингы билгеләнгән иде. Алдынгы тәҗрибә белән эшләүдә, белем сыйфатын күтәрүдә һәр мәктәп директорыннан аттестация алынды. Район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчеләргә үз белемнәрен күтәрүдә мөмкинлекләр тудырып, махсус курслар укытуны Актаныш җирлегендә технологик техникум базасында укыту мәйданчыгы итеп оештырды. Җитәкчеләр Татарстан югары уку йортлары һәм Мәскәү шәһәре уку йортлары мөгаллим-профессорларыннан эксклюзив дәресләр алачак.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  160 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни  Гиздатуллин Разил Равил улы  һәм   Гиздатуллина Эльвира Равил кызы  беренче балалары - улларына   Самат  исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

Казанда – аязучан болытлы һава, көндез урыны белән бераз кар. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә урыны белән секундына 12 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -5..-7º; көндез -3..-5º.

Юлларда бозлавык.

Актанышта – аязучан болытлы һава, төнлә бераз  кар, көндез явым-төшем күренми.  Җил көндез, көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә урыны белән секундына 12 метр тизлектә.

Төнлә һава температурасы -6..-10º; көндез -3..-7º.

Юлларда  бозлавык.

Бүген – 10 декабрь көнне хакимиятнең утырышлар залында район җитәкчеләре катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмә барышында район һәм республика данын дөнья югарылыгында танытучы спортчыларга, көрәшчеләргә, тренерларга, республика спартакиадасында катнашучыларга район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәтен белдерде, спортчыларны уңышлары белән котлап, яңа җиңүләр теләде.

6-8 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы өченче урын алды.

6-9 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Биектау» спорт комплексы базасында 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды.

Актаныш Технологик техникумы студенты Фарис Хуҗин 95 кг авырлыкта  бил алышып, дөнья  чемпионы булды, тренеры Илфир Әнвәров.

-Көрәшчеләр династиясен дәвам итүче Фәрит Хуҗинның улы Фарисның 17 яшендә   билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булуы Актаныш районының да, Татарстанның  да данын дөньяга таныта. Республикада да, районда да спорт белән максатчан шөгыльләнү династияләрнең дәвамчанлыгына ирешергә ярдәм итте. Алмашка яшьләр килә. Актаныш данын таныткан өлкән спортчыларыбызның балалары бүген инде үзләре тренерлар булып эшли, яшь алмаш тәрбияли. Бергәләп һәм бердәм эшләгәндә генә көчле команда туплана һәм нәтиҗә дә югары була. Яшьләребез бүген олимпиа уеннарында катнаша, матур җиңүләре дә бар. Бу безнең дәвамлы хезмәтебезгә лаеклы бәя, чемпионнарыбыз белән горурланабыз, - диде Энгель Нәвап улы.

 

 

Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә  көрәш буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышта илнең 30 төбәгеннән 150 дән артык көрәшче катнашты. Спортчылар 9 авырлык категориясендә чемпион исеме өчен көрәште.

Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләре биш үлчәү авырлыгында чемпион булды.

Җиңүчеләрне Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов мактау грамоталары, медаль, кубок һәм сертификат белән бүләкләде. Шулай ук, тренер һәм хөкемдарларның эшчәнлегенә дә бәя бирелде. Якташыбыз Искәндәр Мортазин 65 кг  үлчәү авырлыгында өченче урын яулады. 

Искәндәр Мортазинны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International