Актаныш районында бүген тугыз пар үзләренең алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларны билгеләп үтте. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева юбилярларга район башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.
Ә иң зур бүләк - йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы һәр юбилярның гаилә тарихы белән таныштырып алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.
Актанышның үрнәк гаиләләре:
1. Галимов Рифкат Әхмәт улы һәм Сабирова Флүсә Нәгыйм кызы - Иске Богады авылы җирлегеннән - 50 ел;
2. Хуҗин Рәсим Зариф улы хәм Хуҗина Инсия Шәйхелсолтан кызы- Иске Кормаш авылы - 60 ел;
3. Шакурова Нәфисә Вагыйз кызы хәм Шакуров Илгиз Әхмәтзакир улы- Байсар авылы җирлегеннән – 50 ел;
4. Галиев Әскат Миннегали улы хәм Ардаширова Люция Ахияр кызы- Аеш авылыннан - 60 ел;
5. Афзалов Дәниф Афзал улы һәм Баянова Розалия Баян кызы- Иске Сәфәр җирлегеннән - 50 ел;
6. Әхмәтҗанов Галинур Әхмәтҗан улы хәм Миңнеәнудә Миңнемөхәмәт кызы - Яңа Әлем авылы җирлегеннән - 60 ел;
7. Шәрипов Альберт Мирзанур улы хәм Сәрмәдия Тимерша кызы - Яңа Әлем авылы җирлегеннән - 50 ел;
8. Хөҗҗәтов Фирзәуис Сәлам улы хәм Шәрифуллина Мәусуфа Гарифулла кызы- Киров җирлегеннән - 50 ел;
9.Кәшфиев Имамгаяз Кәшфи улы һәм Флүсә Мөхәммәтҗан кызы - Актанышбаш авылыннан - 55 ел.
13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итте.
«Социаль ярминкә-2018» республика хәйрия фестиваленең зона этабында Актаныш «Без бергә» проектын тәкъдим итте, эшмәкәрләрдә ул зур кызыксыну уятты. Актаныштан эшмәкәр Эльмира Мосабирова ярминкәдә хәйрияче-эшмәкәр буларак катнашты. Социаль проектлар ярминкәсе игелекле эшмәкәрләр белән проект авторларн очраштыра, аларның бердәм хезмәттәшлегенә этәргеч бирә.
Актаныш социаль перспектив юншлештәге эш планын, районда алып барылган эшчәнлекне ярминкәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә тәкъдим итте. 11 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә дә Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән алып барылган эшчәнлек хакында чыгыш ясаган иде Ләйсән Фоат кызы. Социаль ярминкәдә дә Актанышта инвалид балалар өчен социаль объектларга, җитештерү производстволарына экскурсияләр оештыру, төрле һөнәрләрнең нечкәлекләренә өйрәтү үрнәге хуплап кабул ителде.
Социаль ярминкәдә районның хәйриячеләре - Актаныш икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Айгөл Гыйздәтуллинага һәм “Протон” җəмгыяте җитəкчесе Ренат Нуртдиновка Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фоминның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшем күзәтелми. Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән секундына 12 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -7..-9º; көндез -7..-9º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән секундына 13 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -5..-10º, -14; көндез -5..-10º, -14.
Юлларда бозлавык.
Казанда – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшем күзәтелми. Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән секундына 13 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -7..-9º; көндез -4..-6º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән секундына 14 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -7..-10º, -15; көндез -4..-8º.
Юлларда бозлавык.
Бүген – 12 декабрь көнне Актаныш районында инвалидлар декадасы тәмамланды. Районда инде унтугыз ел үткәрелеп килүче "Игелек марафоны" быел да мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның хыял - өметләрен чынга ашырды, аларга яшәү дәрте бүләк итте.
Хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте.
Игелек марафонында күмәк көч белән 2 380 299 сумлык акчалата һәм натуралата хәйрия ярдәме җыелды .
Бу – марафонда җыйналган сумма. Игелек исә дәвам итә. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.
Игелекле эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә райондашлар!!!
13 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә «Социаль ярминкә-2018» коммерцияле булмаган оешмалары республика хәйрия фестиваленең зона этабы узачак. Социаль проектлар бизнес вәкилләренә үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәчәк.Чаллы бизнес-структуралары вәкилләренә 11 проект тәкъдим ителәчәк, шул исәптән Түбән Кама, Зәй, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим һәм Актаныш муниципаль районнарыннан да.
2018 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.
Мөрәҗәгать итүчеләрне Актаныш район башлыгы Э.Н.Фәттахов кабул итте. Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Сәламәтлек торышы, шифаханәләрдә дәвалану, юл-транспорт маршрутлары буенча да хәл итәсе аерым очраклар бар.
Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорау буенча да гозерләрнең үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.
Бүген – 11 декабрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек тармагы үсешен карады. Аерым алганда, ул “Ташкын” хуҗалыгында, “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә, “Чишмә” агрофирмасында булды. Хуҗалыкларда ул районга килгән тәҗрибәле белгеч - RMN Lachish industries компаниясе партнеры идарәчесе Игорь Барингольц белән булды. Хуҗалыкларда терлекчелек тармагы торышы белән танышып, сөтчелек буенча максатчан шөгыльләнүдә Израиль тәҗрибәсен өйрәтүче Игорь Михайлович җитәкчеләр белән фикер алышты, яңа технологияләр хакында сөйләде һәм конкрет максатлар куйды.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 11 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 11 айлык һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре Дилүс Мөхәмәтдинов, Гүзәл Шагиәхмәтова, Айрат Мөхәмәтдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, унбер айлык һәм айлык эшчәнлек белән таныштырдылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов ел ахырында булган бурычларны билгеләде, эштәге кимчелекләр турында сөйләде, шулай ук ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының 2018 елның ноябрь ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» ка Нур Баян исемендәге хуҗалык лаек булды.
Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Энгель Фәттахов һәм район Советы аппаратының һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, территориаль органнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты турында” проекты карары буенча ачык тыңлаулар узды.
Актаныш муниципаль районы финанс-бюджет Палатасы рәисе Кадрия Каюмова “Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджеты турында” проектының карарын тәкъдим итте.