Актаныш Технологик техникумы студенты Фарис Хуҗин 95 кг авырлыкта бил алышып, дөнья чемпионы булды, тренеры Илфир Әнвәров!
Фарис Хуҗинны, остазы Илфир Әнвәровны котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!
7 декабрьдә Актаныш гимназиясендә беренче ачык “Лидерлык дәресе” узды. Лидерлар Энгель Фәттахов һәм Альберт Гыйльметдинов укучыларга файдалы бүләк ясады. “Лидерлык дәресләре” – гимназия укучыларына бүләк.
Район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларга мөрәҗәгать итеп, танылган лидерлар, үз өлкәләрендә уңыш казанучылар катнашында мондый дәресләр үткәрү мәктәпләрдә традициягә әйләнәчәк, бу –заман таләбе, диде.
Альберт Гыйльметдинов “Лидерлык дәресләре”н – иң кирәкле дәрес дип атады, чөнки ул тормышта үзеңне табарга, бәхетле булырга өйрәтә. Альберт Харис улының укучылар белән гади, эчкерсез аралашуы, үз-үзен тотышы, укучыларның үзләрен дә сөйләмгә җәлеп итүе лидер куйган максатлар белән чагышып барды.
-Сәламәт яшәү рәвеше - кешенең эчке дөньясы - башкарган эше-карьера - тирә-юньдәге кешеләр белән аңлашып яшәү үзара гармониядә булганда шәхес һәрвакыт бәхетле була, - диде ул.
Бүгенге көндә яшәү тизлеге югары, яңалыклар тормышыбызны тамырдан үзгәртә, хәтта югары уку йортларында белем бирү системасы да ике ел эчендә үзенең актуальлеген югалта, яңарыш сорый. Лидерлык нигезләрен алган укучы нәкъ менә шушындый фәнни казанышлар заманында да тормышта үз урынын дөрес билгеләргә, югары интеллектка ия булып, дөрес карарлар кабул итәргә сәләтле була.
Бүген – 8 декабрь көнне Актанышның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар ит, сөт ризыклары, бал, яшелчә, икмәк ризыклары белән Чаллы шәһәр ярминкәсендә сату итте. Шәһәр халкы әлеге товарларны бик теләп сатып ала, икенче килешкә заказ да биреп җибәрә. Мондый ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы өченче урын алды.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәре Алия Шакирова һәм Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов шахмат ярышларында катнашып, беренче урын яуладылар.
Казан шәһәрендә узган йөзү буенча Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбенең спортчы-йөзүчесе Зилә Шәйхетдинова спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
Зилә әлеге дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз!
Казанда – аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -5..-7º, -11º; көндез -3..-5º.
Юлларда бозлавык.
Актанышта – аязучан болытлы һава, бераз кар яву көтелә, урыны белән томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һава температурасы -7..-10º, -11º; көндез -3..-5º.
Юлларда бозлавык.
7 декабрь көнне район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Ныклы гаилә” проектын тормышка ашырып, “Без бергә!” балачак бәйрәме оештырдылар. Иртән балаларны каршы алып, аларны волонтерлар ярдәме белән экскурсияләргә йөрттеләр. Туган як музеенда һәм “Кайнар икмәк” икмәк пешерү комбинатында балаларга аеруча ошады. Хис-тәэсирләрен Балалар иҗат үзәгендә фуршет вакытында да уртаклашты алар.
“Бергәләп атлавы күңелле” дигән бәйрәм тамашасы җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов белән дә очрашты. Балаларга да, әти-әниләренә дә район тормышында актив булып, аралашып яшәргә, балаларга уңайлы мөмкинлекләр тудыру өчен бергәләп эшләргә, элемтәдә торырга дигән фикерен белдерде Энгель Нәвап улы.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева үзенчәлекле балалар белән эшләүдә, аларның сәләтләрен үстерүдә киләчәктә дә яңадан-яңа проектлар эшләп, балаларның үз яшьтәшләре арасында шәхес буларак үзләрен табу максаты куелуын белдерде.
Бәйрәмнең балаларны җәлеп иткән мастер-класс өлешендә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Балалар иҗат үзәге педагоглары бергәләп эшләде. Балаларның кызыксынуларын күреп, әти-әниләр дә ихлас сөенде. Бик теләп шөгыльләрне өй шартларында куллану тәртибен үзләштерделәр алар.
Балачак бәйрәменә килүче 42 балага да бәйрәмнең тәмле бүләге – кучтәнәч пакетлары тапшырылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Ихлас" педагогик - психологик үзәк "Үзенчәлекле бала" проектын башлап жибәрде.
Җиңүчеләрне Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Кәрамов, Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Гыймадиев, мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмиров тәбрик итеп, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
- Конкурска җибәрелгән иҗади эшләр укучыларның урлауга, ришвәт алуга карашын, мөнәсәбен ачык чагылдыра. Мондый чараларда катнашу аларның җәмгыятьтә актив позициядә торуын билгели, -диде үз чыгышында Ләйсән Фоат кызы.
Актаныш районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе булдырылган һәм ул нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Бүгенге чара кысаларында, нәтиҗәле хезмәте өчен күп еллар дәвамында Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып хезмәт куйган Илгиз Әмировка, мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмировка, “Актаныш-информ” ММҮ хезмәткәре Лилия Бәхтиевага, ришвәтчелеккә каршы хезмәтләре өчен, район башлыгы Э.Н. Фәттаховның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында бүген, 7 декабрь көнне, “Актаныш” спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз катнашында Спартакиада оештырылды.
Катнашучылар парадын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде.
Әлеге чарада барысы 100дән артык мөмкинлекләре чикле райондашыбыз үзенең көчен, елгырлыгын, осталык - үткенлеген күрсәтте.
Спартакиадага төшкән бик күпләр өчен бүген иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу булса да, ярышлар урынсыз, җиңүсез булмый, әлбәттә.
I урынга Татар Суыксуы авыл җирлеге командасы лаек булды.
II урында Актаныш авыл җирлеге командасы.
III урынны Актанышбаш авыл җирлеге команадасы яулады.
Шәхси һәм команда беренчелегенә оештырылган ярышларда җиңү яулаучы райондашларыбызга грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.