БЕЗ РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ: Актаныш районында республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре хөрмәтләнде

2018 елның 7 декабре, җомга

Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Актаныш районы укучылары үзләренең иҗади эшләре, иншалары һәм видеороликлары аша республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы бәйгедә күрсәттеләр.

9 нчы декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 нче елның 1 нче ноябрендә БМОның Генераль ассамблеясе ришвәтчелеккә каршы Конвенция кабул итә. 9 нчы декабрьдә Мексиканың Мерида шәһәрендә Конвенциягә кул кую өчен Сәяси конференция ачыла.

Әлеге документка кул куйган дәүләтләр ришвәтчелекне, бюджет акчаларын үзләштерүне җинаять буларак игълан итәргә тиеш.Ришвәтчелеккә каршы көрәш Татарстан Республикасының беренчел мәсьәләләр рәтенә керә.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшь буынга да шуны төшендерергә тиешбез. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләре булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.

 

 

Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Актаныш районы укучылары үзләренең иҗади эшләре, иншалары һәм видеороликлары аша республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы бәйгедә күрсәттеләр. Шунысы сөенечле, республика  күләмендә призлы урынга ия булучылар арасында ике Актаныш укучысы да бар. 5 декабрь көнне Пучы урта мәктәбеннән Погосян Едита һәм Галиева Анетта Казан шәһәрендә бүләкләнү тантанасында булып кайттылар.

Актаныш районының  ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын  бүген бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул  хакимият бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде.

Җиңүчеләрне  Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Кәрамов,  Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,   район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Гыймадиев, мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмиров тәбрик итеп, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

- Конкурска җибәрелгән иҗади эшләр укучыларның урлауга, ришвәт алуга карашын, мөнәсәбен ачык чагылдыра. Мондый чараларда катнашу аларның җәмгыятьтә актив позициядә торуын билгели, -диде үз чыгышында Ләйсән Фоат кызы.

Актаныш районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе булдырылган һәм ул нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Бүгенге чара кысаларында,  нәтиҗәле хезмәте өчен  күп еллар дәвамында Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып хезмәт куйган Илгиз Әмировка, мәгариф идарәсенең баш белгече Камил Әмировка, “Актаныш-информ” ММҮ хезмәткәре Лилия Бәхтиевага, ришвәтчелеккә каршы хезмәтләре өчен, район башлыгы Э.Н. Фәттаховның Рәхмәт хаты тапшырылды. 

 

 

 


Сүз уңаеннан, Актаныш районында коррупциягә каршы көрәш комиссиясе булдырылган һәм ул нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Комиссиянең рәисе – район башлыгы Э.Н. Фәттахов. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International