«Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының өченче сезоны башланды, ул бөтен илдән перспективалы һәм талантлы җитәкчеләрне ачыклауга һәм алга таба үстерүгә юнәлдерелгән.
Конкурста катнашу өчен 55 яшьтән өлкәнрәк булмаган идарәче һәм җитәкчелек тәҗрибәсе булу да җитә: 35 яшькә кадәр катнашучылар өчен - идарә тәҗрибәсе ике ел, 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен - кимендә биш ел.
Яңа сезонда, гомуми идарә сайлап алуыннан тыш, «Фән», «Сәламәтлек саклау», «Финанслар һәм технологияләр» номинацияләренең берсенә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде.
Конкурс берничә этапта узачак. 2019 елның 27 октябренә кадәр ачык булган Россия Федерациясе порталында теркәлгәннән соң, онлайн тест аша дистанцион сайлап алу башлана. Аннары 8 федераль округта региональ ярымфиналлар оештырылачак. 100 иң яхшы катнашучы 2020 елның март-апрель айларында узачак конкурсның суперфиналы нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.
Финалистлар 1 млн сумлык грантлар алачак, алар ул сумманы алга таба уку өчен куллана алачак. Җиңүчеләрне эре компанияләрнең топ-менеджерларыннан һәм илнең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләреннән 1 ел шәхси карьера консультациясе көтә. Беренче ике елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов конкурс остазларының берсе булып тора.
Аеш авыл җирлегендә үзара салым акчасы 2019 елда халыктан 142 500 сум җыелып, дәүләт ярдәме белән 712 500 сум булды. Әлеге акчага зират коймасы профнастилга алыштырылды, урам утларын кую һәм янган лампочкаларны алыштыру башкарылды, су документлары эшләтелде, балалар мәйданчыгы булдырылды, Татарстан урамына өлешчә ком салынды.
ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) яңа әдәби-музей маршруты оештырды. Беренче мәдәни-белем бирү акциясе Актаныш районында узды. Шәриф Камалның Казандагы Островский урамындагы 15 нче йортта иҗат ителгән романы нәкъ менә шулай - «Матур туганда» дип атала. Татар китабы йортының ачылышы да әлеге шигарь астында узган иде. Катлаулы инкыйлаб, репрессияләр, сугыш елларында матурлык тудырырга омтылган әдипләрнең шигаренә яңа буын яңа мәгънә өсти.
Әдәби-музей маршруты кысаларында Актанышта берничә чара узды. Шул рәвешле, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта татар әдәбияты һәм дөнья әдәбияты тарихына, бүгенге әдәби процесска багышланган «Әбүгалисина» интеллектуаль уены оештырылды. Укучылар, 6 шар кешедән торган командаларга тупланып, үзара көч сынашты. Алар «Тиз җавап», «Кеше һәм без белмәгән фактлар», «Әсәрне танып бел», «Тәрҗемәләр» дигән блокларга берләштерелгән сорауларга җавап бирде.
Шул ук көнне Актаныш районының Ә.Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Ландыш Әбүдарованың «Мандариннар» җыентыгын тәкъдир итү чарасы булды. Автор белән ирекле аралашу рәвешендә узган чарада автор Актаныш мәдәният сараена җыелган укучылар, укытучылар, китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирде, фикер-карашлары белән уртаклашты.
Яңа маршрутка «Шагыйрьләр шәһәре» нон-стоп чарасы да кертелде. Иҗади эстафетага шагыйрьләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллина, Миләүшә Гафурова, музыкантлар Ания Фәйзрахманова (вокал), Александра Мостафина (бэк-вокал, укулеле, банджо, металлофон), Екатерина Ростова (перкуссия), Петр Егоров (перкуссия), Эльвира Фейцех (скрипка), Марат Латыйпов (гитара), Марат Шәяхмәтов (бас-гитара), Тимур Мөлеков (саунд-продюсер) кушылды.
Алга таба мондый маршрутларны республикабызның башка районнарына һәм илебез төбәкләренә оештыру планлаштырыла. «Матур туганда» әдәби-музей маршруты кураторлары - Луиза Янсуар, Айгөл Абдрахманова. Маршрутның максаты - башкаланың иҗтимагый мөһим мәдәни вакыйгаларын һәм чараларын ТР районнарына һәм РФ регионнарына интеграцияләү, традицион һәм мәгариф-мәдәни форматтагы симбиоз булдыру.
Актаныштагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә оештырылып, укучылар өчен зур әһәмияткә ия булган фикер алышу-сөйләшүдә район җитәкчелегең катнашуы да чараның үтә дә мөһимлегенә басым ясады.
Хәзерге социаль-икътисадый шартларда хезмәт мобильлегенә ия һәм хезмәт базарында көндәшлек саклый алырлык булачак профессионал шәхес формалаштыру мөһим әһәмияткә ия. Һөнәр сайлау кешенең киләчәк тормыш юлын билгели торган җаваплы мизгелләрнең берсе.
Шуңа күрә барлык уку процессы дәвамында укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы, комплекслы эш алып бару мөһим.
Бүген Актаныш районында да нәкъ менә эшче һөнәрләрне пропагандалауны максат итеп куйган киң масштаблы чара оештырылды. Әлеге мөһим чарага район мәктәпләрендә белем алып, тугызынчы сыйныфны тәмамлау алдында торган егет һәм кызлар чакырулы иде. Җитди сайлау сызыгында торган 150 укучы өчен бүген Актаныш районының иң зур җитештерү производстволарыннан саналган икмәк кабул итү предриятиесе һәм агрегат заводы үз ишекләрен ачты. Һөнәри юнәлеш бирүне максат итеп куйган экскурсия дәвамында укучылар биредәге эш шартлары, монда хезмәткәрләргә тудырылган мөмкинлекләр, производство тәкъдим иткән эш төрләре, заманча технологияләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты 24 октябрьдә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.
Традиция буенча, муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгында булу планлаштырыла. Монополиягә каршы органның иҗтимагый кабул итү (гражданнарны кабул итү) эше Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча урнашкан район Советы бинасында оештырылачак. Кабул итү сәгать 10.30 да башлана.
Сәфәр кысаларында Андрей Розенталь ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул итүдән соң журналистлар өчен брифинг булачак. Аккредитация мәсьәләләре буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенә 8 (843) 236-20-61 телефоны буенча (элемтә өчен: О. А. Ефимова), электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: to16_43@fas.gov.ru .
Актаныш район мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары авыл яшьләренә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында бүген – 15 октябрь көнне Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә, Актаныш агрегат заводында, технологик техникумда булдылар. Алар шулай ук авылда үз-үзеңне табу, идеяларны тормышка ашыру перспективалары һәм яшьләргә ярдәм чаралары белән дә таныштылар.
Чуракай авыл җирлегендә үзара салым акчасы 2019 елда халыктан 231 500 сум җыелып, дәүләт ярдәме белән бергә 1 157 500 сум булды. Әлеге акчага Әгьбәс, Елан авыл зиратларын койма белән тоту эшләре дәвам ителде, ике авылда мәчет янындагы ихаталар коймаланды, урам утлары кую эше барды, янган лампочкалар алыштыру башкарылды. Хәзерге вакытта Чуракай авылында өлешчә су трассасы алышына. Җирлектәге зиратларны, чишмәләрне документлаштыру эшләре алып барыла.
Мәскәүдә “Алтын көз - 2019” агросәнәгать күргәзмәсе эше кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәсел һәм товар терлекчелеге өлкәсендәге казанышлары өчен алтын бүләк алды. Шулай ук татар атлары да аерым бүләкләргә ия булдылар. Ике кола айгыр да алтын бүләк алдылар.
“Моннан тыш, Татарстан бүләкләре арасында 1 алтын – сыерлар буенча ("Татарстан" АХҖК, алар күргәзмәдә икенче мәртәбә катнашалар һәм узган ел көмеш алганнар иде), 1 алтын – кәҗәләр буенча ("Лукоз" агрохолдингы), 2 көмеш («Бөреле» ЯАҖ һәм «Матюшино» ҖЧҖ) һәм 1 алтын («Берсут» агрофирмасы” ҖЧҖ) мехлы җәнлекләр буенча», - дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов.
Ришат Зарипов, бүләкне алып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының казанышларын шундый югары дәрәҗәдә тану эшчәнлекне бәяләүдә бик мөһим критерий һәм алга таба уңышлы эшләү өчен стимул булачак, дип, билгеләп үтте.
Шуны әйтеп китәргә кирәк, күргәзмәнең терлекчелек блогында кунаклар Татарстаннан ак төлке, сусар, төлке һәм мехлы башка җәнлекләр белән, Балтач районыннан китерелгән Татарстан тибындагы Холмогор токымыннан булган сыерлар, Лениногорск районыннан татар токымлы айгыр һәм Саба районыннан кәҗәләр белән таныштылар.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев терлекчелеккә һәм нәсел эшенә багышланган павильонда булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Татарстан экспозициясе белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хайваннарының төп төрләрен карап чыкты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Товар турында мәҗбүри рәвештә булырга тиешле мәгълүмат:
1. Техник регламентның исеме яисә техник җайга салу турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән һәм товарның туры килү-килмәвен мәҗбүри раслау турында таныклаучы билгеләмә.
2. Товарларның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат.
Электрон җайланмаларның төп куллану үзлекләре алар башкарган функцияләр белән бәйле. Мәсәлән, кулланучыга җайланманы мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру мөмкинлеге, мондый челтәрләрнең характеристикалары (мәсәлән, 3G, 4G, Wi-Fi), фото-, видеога төшерү мөмкинлекләре (төшерү режимнары, сыйфат характеристикалары), шалтыратуларны тормышка ашыру, смс-хәбәрләрне тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелергә тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова Көнчыгыш икътисади форум мәйданчыгында прививка ясау кампаниясенең башлануы, халык белән эшләү һәм россиялеләргә профилактик прививкалар кертүне арттыру, шулай ук вакцинацияләүдән һәм прививкаларга каршы көрәштән икътисади файда турында сөйләде.