Товар турында мәҗбүри рәвештә булырга тиешле мәгълүмат:
1. Техник регламентның исеме яисә техник җайга салу турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән һәм товарның туры килү-килмәвен мәҗбүри раслау турында таныклаучы билгеләмә.
2. Товарларның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат.
Электрон җайланмаларның төп куллану үзлекләре алар башкарган функцияләр белән бәйле. Мәсәлән, кулланучыга җайланманы мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру мөмкинлеге, мондый челтәрләрнең характеристикалары (мәсәлән, 3G, 4G, Wi-Fi), фото-, видеога төшерү мөмкинлекләре (төшерү режимнары, сыйфат характеристикалары), шалтыратуларны тормышка ашыру, смс-хәбәрләрне тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелергә тиеш.
Кулланучы товарның характеристикаларында кулланыла торган терминнар, билгеләмәләр турында махсус белемгә ия булмаска мөмкин, шуңа күрә сатучы кулланучы таләбе буенча программа белән билгеләнгән электрон җайланманың төп функцияләрен, үзенчәлекләрен аңлаешлы һәм төгәл итеп аңлатырга тиеш.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.