Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре 16 октябрь көнне Башкортстанның Туймазы шәһәрендә булып, мәдәни эшчәнлек белән танышты, үзара хезмәттәшлек буенча фикерләште.
19 октябрь - районкүләм өмә. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр үзләренең билгеләнгән территорияләрендә эшләячәк. Актаныш авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Шәрәпов өмә вакытында чистарту-җыештыру тәртипләре һәм җыелган чүпләрне түгүдә билгеләнәчәк техника белән бүген – 17 октябрь көнне булып узган киңәшмәдә таныштырды.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз йортлары янбакчаларын чистарта 19 октябрь көнне. Шулай ук шимбә көнне агач утырту эшләре 57 бистәсенә чыгучы юл кырында башкарыла. Зиратта көзге чистарту өмәләре бераз соңрак, яфраклар коелып беткәч булачак.
Гриппка каршы вакциналаштыруның төп максаты-халыкны массакүләм һәм контрольдә тотылмый торган инфекциядән, грипп эпидемиясеннән саклау. Шуны аңларга кирәк: халыкка вакцинация ясап, табиблар өзлегүләрдән саклап кала. Хәвеф төркеменә иммунитеты формалашу процессында булган кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник авырулардан җәфа чигүчеләр, иммунодефицитлы кешеләр керә.
Грипп-инфекция, күпчелек очракта авыр үтүчән, гриппның җиңел агымы булмый.
Вакциналаштырылган халык вируска таралырга ирек бирми.
Гриппка каршы вакцина составына нәрсә керә?
Гриппка каршы традицион вакциналар («өчвалентлы» вакциналар) гриппның өч вирусыннан саклану өчен кулланыла;
- A (H1N1) вирус группасы
- A (H3N2) вирус группасы
- һәм грипп вирусы B
Гриппның дүрт вирусыннан («дүртвалентлы» вакциналар) саклау өчен вакциналар да бар.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 2019-2020 елларда грипп сезонында Төньяк ярымшарда куллану өчен гриппка каршы сезонлы вакциналар составы тәкъдим ителә:
- вирус, A/Brisbane/02/2018 (H1N1) pdm09
- A вирусы (H3N2)
- вирус, B/Colorado/06/2017 (линия B/Victoria/2/87)
- вирус, B/Phuket/3073/2013 (B/Yamagata/16 / 88).
ТР буенча Роспотребнадзор-Актаныш районы
КУЛЛАНУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА: ГРИПП ТУРЫНДА МИФЛАР ҺӘМ ФАКТЛАР.
Халык саны буенча чагыштырганда, Мәсәде авыл җирлеге райондагы иң кечкенә җирлек булып исәпләнә. Биредә ике авылга 407 кеше рәсми теркәлеп, Бурсык, Мәсәде авылларында гомер кичерә.
2019 елда кеше башыннан 500 сум исәбеннән 126 500 сум үзара салым акчасы җыйнап алуга ирешкән Мәсәде. Дәүләт ярдәме белән аның гомуми суммасы 632 500 сумны тәшкил иткән. (Чагыштыру өчен, бу сумма Пучы авыл җирлегенекеннән уртача 4 тапкырга ким!!!) Әмма акча аз булу җирлектә эшләнәсе эшләрне киметми. Зур җирлекләрдәге кебек үк, биредә дә кешеләр яши. Һәм алар утлы, сулы, юллы булган җитеш шартларда яшәргә омтыла.
Агымдагы елда тәгаенләнгән эшләрне башкарып чыгу өчен, референдум нәтиҗәсе белән, җирлектә яшәүчеләрдән 600әр сум үзара салым җыйнап алынган. 484 000 сум акча, дәүләт тарафыннан арттырылып, 2 421 000 сумны тәшкил иткән.
Җирлекләрдә үзара салым акчаларының тотылышына багышланган сишәмбе брифингында җирлек башлыклары беравыздан әлеге программаның отышлылыгын ассызыклады.
Халык саны күбрәк булган җирлекләр, билгеле, үзара салым акчасының ярдәмен аеруча нык тоя. Җыелган акча хөкүмәт тарафыннан дүрткә тапкырланып кайткач, ул авыллардагы шактый эшләрне башкарырга җитә.
Пучы җирлеге дә, зурлыгы ягыннан районда Актаныштан кала икенче җирлек буларак, үзара салымның мөһимлеген дә, аның саллы ярдәмен дә тоеп яши. Җирлек башлыгы Нияз Нуртдинов 2019 елда башкарылган эшләргә хисап ясаганда, үзе дә моны билгеләп үтте.
Агымдагы елда тәгаенләнгән эшләрне башкарып чыгу өчен, референдум нәтиҗәсе белән, җирлектә яшәүчеләрдән 600әр сум үзара салым җыйнап алынган. 484 000 сум акча, дәүләт тарафыннан арттырылып, 2 421 000 сумны тәшкил иткән.
Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының чираттагысы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үтеп, ул ел әйләнәсе актуальлеген югалтмаган темаларның берсенә – җирлекләрдәге үзара салым акчасына башкарылган эшләргә багышланды.
Брифингта Киров, Пучы, Мәсәде, Күҗәкә авыл җирлекләре башлыклары катнашты, калган башлыклар чарага видеоэлемтә аша кушылды.
Халыкны даими кызыксындырган, шактый “кыздырган” үзара салым акчасының җирлекләрдәге тотылышы ныклы контрольгә алынган, авылдашлардан җыелып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган суммаларның һәр тиене исәптә. Ул акчаларны максатчан файдалану шарт.
2019 ел ахырына якынлаша. Аңлашылганча, агымдагы елның үзара салым акчасына тәгаенләнгән эшләрне дә түгәрәкләп, халык алдында исәп-хисап ясар чор җитә. Җирлекләр елны нинди уңай үзгәрешләр белән төгәлли? Авыл халкы башкарылган эшләрдән канәгатьме?
Үзара салым үз-үзен быел да акладымы? 2020 елда әлеге программа нинди яңалыклар кичерәчәк? Аның суммасы күпме булачак? Брифингта менә шушы “кайнар” сораулар күтәрелде.
Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар җырчыбызның 20 җыры яңгырый. 16 октябрьдә “Әкият” курчак театрының баш режиссеры әлеге театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим итте.
“Әлфия” спектакле – күренекле җырчының “Үзем турында” автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.
Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Күренешләр өчен Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.
Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтелә. Спектакльнең премьерасы 18 октябрьдә була.
19 октябрьдә Актаныш "Татарча диктант" дип аталган белем бирү акциясендә катнашачак.
Анда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, ә башка илләрдә яшәүчеләр дә катнаша. Ел саен «Татарча диктант» акциясендә Россиянең 50дән 60ка кадәр төбәге актив катнаша.
Быел беренче тапкыр акциядә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия, Италия халкы катнашачак, ә Төркия мәйданчыкларның санын бишкә кадәр арттырачак. Телне үстерү өчен анда сөйләшү генә түгел, смс - хәбәрләрдән алып фәнни эшләргә кадәр дөрес язу да мөһим.
Быел диктант өчен ике текст сайлап алынган: Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» һәм Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестьларыннан өзекләр.
Акция 13.00 сәгатькә планлаштырылган. Актаныш районында диктант язу 31 урында оештырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр узләре теләгән мәктәпкә килеп диктант яза алалар.
Халыкара “Татарча диктант” акциясендә интернет аша да катнашып була. Стационар нокталарга барып язу мөмкинлеге булмаган, әмма акциядә катнашырга теләгәннәр өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шундый мөмкинлек тудыра.
Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.
Диктант “Татар-информ”ның татарча YouTube каналында 13.00 сәгатьтә башланачак.
Онлайн диктантны билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыячак.
Диктантның дөрес тексты акция узганнан соң diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак.
“Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Былтыр акциядә 15 мең кеше катнашкан, быел барлыгы 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Эшкуарларны, товар һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларны сораштыруны үз эченә алган көндәшлекле мохит торышы һәм үсеше мониторингы
Район эшмәкәрләре арасында анкета тутыру өчен сылтамалар http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/monitoring-sostoyaniya-i-razvitiya-konkurentnoy.htm .