Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар җырчыбызның 20 җыры яңгырый

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Илгиз Зәйниевнең “Әлфия” спектаклендә легендар  җырчыбызның 20 җыры яңгырый. 16 октябрьдә  “Әкият” курчак театрының баш режиссеры әлеге театрдагы беренче эшен сәнгать белгечләренә һәм журналистларга тәкъдим итте.

“Әлфия” спектакле – күренекле җырчының “Үзем турында” автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.

Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Күренешләр өчен Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.

Спектакль нигездә өлкәннәр өчен дип билгеләнгән. Ул кичке спектакль буларак күрсәтелә. Спектакльнең премьерасы 18 октябрьдә була.

Фото - Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International