2020 елда Актаныш районында үзара салым ничек җыелачак һәм аның күләме күпме булачак?

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының чираттагысы район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үтеп, ул ел әйләнәсе актуальлеген югалтмаган темаларның берсенә – җирлекләрдәге үзара салым акчасына башкарылган эшләргә багышланды.

Брифингта Киров, Пучы, Мәсәде, Күҗәкә авыл җирлекләре башлыклары катнашты, калган башлыклар чарага видеоэлемтә аша кушылды.

Халыкны даими   кызыксындырган, шактый “кыздырган” үзара салым акчасының җирлекләрдәге тотылышы ныклы контрольгә алынган, авылдашлардан җыелып, дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылган суммаларның һәр тиене исәптә. Ул  акчаларны максатчан файдалану шарт.

2019 ел ахырына якынлаша. Аңлашылганча, агымдагы елның  үзара салым акчасына  тәгаенләнгән эшләрне дә түгәрәкләп, халык алдында исәп-хисап ясар чор җитә.  Җирлекләр елны нинди уңай үзгәрешләр белән төгәлли? Авыл халкы башкарылган эшләрдән канәгатьме?

Үзара салым үз-үзен быел да акладымы? 2020 елда әлеге программа нинди яңалыклар кичерәчәк? Аның суммасы күпме булачак? Брифингта менә шушы “кайнар” сораулар күтәрелде.

Үзара салым акчасының авыл җирлекләре өчен шактый саллы ярдәм икәненә без еллар аша инандык.  Дәүләт тарафыннан ныклы таянычка ия әлеге программа җирлекләрдәге бик күп проблемаларны чиште, халыкның яшәешен уңайлаштырды, авыл кешеләреннән яклау тапты. Иң мөһиме, үзара салым  кеше саны аз булу сәбәпле дәүләт программаларына катнаша алмаган авылларны утлы, сулы, юллы итүгә иреште. Берничә авылны берләштергән җирлекләрдә халыктан җыелган үзара салым нәкъ менә шушы максатларда тотылды. Болар хакында Рәйхан Галимҗанова бәян итеп, конкрет дәлилләр китерде.

Рәйхан Филүс кызы шулай ук үзара салымга кагылышлы яңалыкларга да тукталды. Моңа кадәр халыктан җыелачак акчаның күләме, аңа ризалык җирлекләрдә референдумнар үткәрү бәрабәренә тормышка ашырылып килде. Быел исә, бу юнәлештә үзгәрешләр бар. 2020 елдан  үзара салым җыюга фикерләрен референдум аша белдерү  мөмкинлеге республика күләмендә 

3000 нән артык халкы булган җирлекләрдә генә сакланып калачак. Димәк, безнең районда бары тик Актаныш авылында гына референдум үтәчәк. Ә калган 25 авыл җирлегендә (алар эчендә 86 авыл исәпләнә) үзара салым җыюга мөнәсәбәтен халык авыл җыеннарында белдерәчәк.  Алар җирлекләрдә якынча 11-30 ноябрь аралыгына тәгаенләнгән. Бу көннәрдә һәр җирлектә җыеннар үтеп, карарлар кабул ителәчәк. Шушы карар нигезендә үзара салым җыю оештырылачак та инде.

2019 елда максатчан тотылган үзара салым акчаларына килгәндә, алар, нигездә, авыл урамнарындагы юлларны ремонтлауга, су скважиналарын рәсмиләштерүгә, зиратларны коймалауга, авылларны төзекләндерүгә, урам утларын тотуга юнәлдерелгән. Җирлекләр 2020 елда башкарырга кирәк булган эшләрне барлау белән дә мәшгуль.  Авыл җыеннарында алар уртага салып сөйләшенеп, халык белән уртак фикердә каралачак. Киләсе елда үзара салымның бер кеше башына туры килгән күләмен карасак, һәр җирлек аны үзе билгеләргә ниятли. Нигездә, ул сумма узган елгыдан әллә ни аерылмас кебек. I төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, гадәттәгечә, бу түләүләрдән азат ителә.

Брифингта катнашкан җирлек башлыклары исә, үзара салым акчасының тотылышына тулы хисап ясады. Кайсы җирлектә нинди эшләр башкарылуы хакында алдагы язмалардан укый алачаксыз.

Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International