19 октябрь көнне Актаныш «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

19 октябрьдә Актаныш "Татарча диктант" дип аталган белем бирү акциясендә катнашачак.

Анда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, ә башка илләрдә яшәүчеләр дә катнаша. Ел саен «Татарча диктант» акциясендә Россиянең 50дән 60ка кадәр төбәге актив катнаша.

Быел беренче тапкыр акциядә Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия, Италия халкы катнашачак, ә Төркия мәйданчыкларның санын бишкә кадәр арттырачак. Телне үстерү өчен анда сөйләшү генә түгел, смс - хәбәрләрдән алып фәнни эшләргә кадәр дөрес язу да мөһим.

Быел диктант өчен ике текст сайлап алынган: Фәүзия Бәйрәмованың «Болын»  һәм  Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар” повестьларыннан  өзекләр.

Акция 13.00 сәгатькә планлаштырылган. Актаныш районында  диктант язу 31 урында оештырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр узләре теләгән мәктәпкә килеп диктант яза алалар.

Халыкара “Татарча диктант” акциясендә интернет аша да катнашып була. Стационар нокталарга барып язу мөмкинлеге булмаган, әмма акциядә катнашырга теләгәннәр өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы шундый мөмкинлек тудыра.

Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Диктант “Татар-информ”ның татарча YouTube каналында 13.00 сәгатьтә башланачак.

Онлайн диктантны билгеле шагыйрә, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының ветеран хезмәткәре Сания Әхмәтҗанова укыячак.

Диктантның дөрес тексты акция узганнан соң diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктантны онлайн язган кешеләр, текстларны чагыштырып, үзләренең белем дәрәҗәсен билгели алачак.

“Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә. Былтыр акциядә 15 мең кеше катнашкан, быел барлыгы 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International