«Россия лидерлары» конкурсының өченче сезонына гаризалар кабул ителә

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

«Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының өченче сезоны башланды, ул бөтен илдән перспективалы һәм талантлы җитәкчеләрне ачыклауга һәм алга таба үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен 55 яшьтән өлкәнрәк булмаган идарәче  һәм җитәкчелек тәҗрибәсе булу да җитә: 35 яшькә кадәр катнашучылар өчен - идарә тәҗрибәсе ике ел, 35 яшьтән өлкәнрәкләр өчен - кимендә биш ел.

Яңа сезонда, гомуми идарә сайлап алуыннан тыш, «Фән», «Сәламәтлек саклау», «Финанслар һәм технологияләр» номинацияләренең берсенә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде.

Конкурс берничә этапта узачак. 2019 елның 27 октябренә кадәр ачык булган Россия Федерациясе порталында теркәлгәннән соң, онлайн тест аша дистанцион сайлап алу башлана. Аннары 8 федераль округта региональ ярымфиналлар оештырылачак. 100 иң яхшы катнашучы 2020 елның март-апрель айларында узачак конкурсның суперфиналы нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.

Финалистлар 1 млн сумлык грантлар алачак, алар ул сумманы  алга таба уку өчен куллана алачак. Җиңүчеләрне эре компанияләрнең топ-менеджерларыннан һәм илнең әйдәп баручы дәүләт эшлеклеләреннән 1 ел шәхси карьера консультациясе көтә. Беренче ике елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов конкурс остазларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International