Чуракай җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчасына авыллар төзекләнә

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Чуракай авыл җирлегендә үзара салым акчасы 2019 елда халыктан 231 500 сум җыелып, дәүләт ярдәме белән бергә 1 157 500 сум булды. Әлеге акчага Әгьбәс, Елан авыл зиратларын койма белән тоту эшләре дәвам ителде, ике авылда мәчет янындагы ихаталар коймаланды, урам утлары кую эше барды, янган лампочкалар алыштыру башкарылды. Хәзерге вакытта Чуракай авылында өлешчә су трассасы алышына. Җирлектәге зиратларны, чишмәләрне документлаштыру эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International