Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 24 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран көтелә (Казанда көндез).
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар, юеш кар.
Көндез урыны белән кыска вакытлы буран.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-6˚,
көндез максималь һава температурасы +1..+5˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык хасил була.
Бөек Ватан сугышы дәһшәтен балачагыннан ук үз күзләре белән күргән, ачлык, ялангачлыкны татыган Ләлә Хәлим кызы бүгенге тыныч, матур тормышка сөенеп яши.

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә
Авылның абруйлы өлкәннәре быел да бу гореф-гадәтне җиренә җиткереп, язгы чәчүгә фатихаларын бирде. Башта басуның өлгергәнме, юкмы икәнлеген тикшерү кирәк икән. Имам ярдәмчесе Назиф абый Рәшитов басу туфрагына утырып карады, җир җылынган, диде. Соңыннан агайлар, яшьләр белән бергә, басу буйлап йомырка тәгәрәттеләр. Аларга яшьләр дә кушылды. Йомыркалар никадәр ерак тәгәриләр, җир шулкадәр яхшырак өлгергән санала.
.png)
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов барлык милләттәшләрне, райондашларны Рамазан ае белән котлады. Быелгы Ураза ае авыл хуҗалыгында мөһим компания- язгы чәчү чорына туры килде. Шулай ук илдәге коронавирус белән бәйле вәзгыять тә катлаулы. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, бу үзенчәлекле вакытта уза торган Рамазан аен мохтаҗларга булышып, иминлек белән үтәргә язсын, исән-сау, Гает бәйрәмендә очрашсак иде, диде. Зарыгып көтеп алынган Рамазан ае белән райондашларны Актаныш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин тәбрикләде, ураза тоту кагыйдәләрен искә төшерде..png)
Яңа Әлем җирлеге 2 авылны берләштерә, җирлек территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә салынган икен һәйкәл исәпләнә. Яңа Әлем авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 485 кеше киткән, аларның 296сы сугыш кырларында ятып калган, 98е хәбәрсез югалган. Туган якларына әйләнеп кайту бәхетен татыган әлемлеләрнең 20се – орденнарга, 57се төрле медальләргә ия булган.
.jpg)
Бу эшләр төгәлләнгәч, юлга икенче кат асфальт түшәләчәк. Шул рәвешле ике арадагы юл каты өслек белән тоташачак.
.jpg)
21 апрель көнне өч актанышлы, “Агростартап" программасында катнашу кысаларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе каршында үз бизнес-проектларын якладылар.
.jpg)
Шушы көннәрдә Шәрип авылында да Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә торгызылган һәйкәл тирәсендә төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Һәйкәл 71 шәрипленең якты истәлеген гәүдәләндергән.
.jpg)