Моңарчы гамәлдә булган программаларга өстәмә итеп, милли проект кысаларында Татарстанда фермерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Агростартап” проекты 2019 елның август аенда гамәлгә куелды.
Программа 2019 - 2024 елларга “Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында крестьян-фермер хуҗалыклары санын арттыруга, эш урыннары булдыруга һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр санын арттыруга юнәлдерелгән.
“Агростартап” программасының үзенчәлеге – яңа эш башлаучы фермерларга үз хуҗалыкларын үстерүгә 3 миллион сумга кадәр дәүләттән бушлай ярдәм бирү. Яңа эш башлаган фермерларның хуҗалыклары кооперация составында булган очракта грантны 4 миллион сум күләмендә бирү карала. Бу сумманың 90%ын дәүләт бушлай бирә, ягъни аны кайтарып бирү таләп ителмәячәк. Шул ук вакытта фермерның үзенә 10%тан ким булмаган сумманы эш башлау өчен тоту кирәк булачак.
21 апрель көнне өч актанышлы, “Агростартап" программасында катнашу кысаларында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе каршында үз бизнес-проектларын якладылар.
Актаныштан Айзат Шәймурзин 80 баш симертү үгезләренә исәпләнгән ферма проекты белән таныштырды. Татар Ямалы җирлегеннән Асия Әхмәтова программага таянып сөтчелек юнәлешен үстерергә, сыерларның баш санын арттырырга исәп тота. Татар Суыксуы җирлегеннән Инна Ирдуганова җиләк-җимеш культуралары үстерү проектын тәкъдим итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, конкурс комиссиясе каршында проектларны яклау видеорежимда узды. Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре катнашты.
Искәртеп үтәбез, 2019 елда Актаныш районы Шәрип авылыннан Айдар Харисов “Агростартап” программасының өч миллион сумлык грантына ия булды. Уңыш елмайса, быел да безнең райондашларыбыз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен 3 млн. сум күләмендә грант алачак. Аларга уңышлар телибез.
Сүз уңаеннан, әлеге дәүләт ярдәмен авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгында эшләргә теләүче һәр граждан алырга хокуклы. Ул җир участогы алуга, махсус биналарны ремонтлауга, терлек, техника сатып алуга, төзелеш өчен проект документацияләре өчен түләүләргә һәм башка чыгымнарны каплатуга юнәлтелергә мөмкин.