Урып-җыю чорында хуҗалык ашханәләрендә санитар кагыйдәләр аеруча нык сакланырга тиеш. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, таләпләр тагы да катлауланды, ди Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова. Басу-кырларда хезмәт куйган механизаторларның сәламәтлеген саклау максатыннан, язгы чәчү вакытында туклану ачык һавада гына рөхсәт ителде. 15 июльдән бу канунга үзгәрешләр керде. Хәзер ашханәләрдә дә туклануны оештырырга була. Ләкин алдагы кагыйдәләрне үтәү кирәк. Ашханә бинасы эчендә бер кешегә 4 кв.м. урын булырга тиеш, туклану бүлмәсендә 4 яки анан кимрәк кешене генә ашату рөхсәт ителә.
.png)
"Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы" акционерлык җәмгыяте коронавирус пандемиясе вакытында республиканың аз керемле, күп балалы, өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бергә #МыВместе ярдәм акциясендә катнашуын дәвам итә.
"Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы" коронавирус пандемиясе вакытында республиканың аз керемле, күп балалы, өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән бергә #МыВместе ярдәм акциясендә катнашуын дәвам итә.
Чираттагы ярдәмне - “Без бергә!” акциясе кысаларында азык-төлек җыелмасын Әҗәкүл авылында яшәүче Снежана Асылбаевага районындагы «Техник инвентарьлаштыру бюросы» җитәкчесе Ленар Газизов тапшырды. Матур язулы, күчтәнәчләр белән шыплап тулган сумканы Снежана ханыс сөенеп кабул итте.
Яңа Кормаш авылында яшәүче Шайхразиева Нәсимә Мортаза кызы үзенең олуг юбилеен - 90 яшен каршылады. Хезмәт юлын гомере буе сәүдә хезмәтендә үткәргән эшсөяр. Ялгыз булса да, картлык көнендә дә кадер-хөрмәттә яши ул. Сеңелләре карап, тәрбияләп торалар.
Нәсимә апаны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева тәбрикләде. Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның котлауларын ирештерде.
24 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская инвалид балаларның әти- әниләре өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, видеорежимда семинар-укулар оештыра. Семинарның темасы: "Ташламалы категория гражданнарга санатор- курорт дәвалануы турында".
Семинарда катнашу өчен 89991579442 телефон номерына шалтыратып язылырга кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Салым кодексының 73 ст. 2.1 пунктында каралган закон нигезендә ипотеканы беренче тапкыр теркәделәр. Беренче залог объекты-Казан шәһәре үзәгендәге торак булмаган бина. Шулай итеп, салым җыемнары буенча бурычлары булган әлеге бина милекчесе салым органы каршындагы финанс йөкләмәләрен үтәмәгәнчегә кадәр аның милкендә булган күчемсез милек белән тулысынча эш итә алмый.
Хокукый мәгълүмат порталында «күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 13.07.202020 ел, №202-ФЗ Федераль законы басылып чыкты.
Яр Чаллы территориаль органының “кайнар линия” телефонына су өчен фильтрлар сату турында кабат шалтыратулар ешайды. Фильтрларны өйдә сату суга экспресс-тест формасындагы ялган технологияләр кулланып башкарыла.
Күпчелек очракта алданган сатып алучылар - өлкән яшьтәге кешеләр (пенсионерлар һәм инвалидлар), алданган кулланучылар булуга карамастан, алар эшкә сәләтле гражданнар булып торалар һәм күрсәтелгән товарларны үз теләкләре белән сатып алалар, тиешле документларда имзалары билгеләнгән.
20 июль көнне “Чишмә” агрофирмасы борчак егуны башлап җибәрде. Барлыгы 100 га мәйданны били әлеге культура.
Кыр корабларын тәҗрибәле, дистә еллар буена урып-җыю эшендә катнашкан механизаторлар иярли.
Фәнил Идрисов “Полесье” комбайнында өченче урып-җыю сезонын каршылый:
- Иртәнге дүрттә үк аяк өстендә инде без. Басуга алты тулганчы ук килгән идек. Быел басулар бик матур, безнең дә эш күләме зур булачак. Икмәкләрне исән-сау җыеп алырга язсын!
Фәнил абый улы Илдарны да яшьтән үк үзе белән машина-трактор янында йөртә, яшүсмер чагыннан әтисенең ярдәмчесе булып эшләгән егет хәзер үзе “МакДон” комбайны белән камылларны теземнәргә ега. Гомумән, авылда ныклап төпләнгән егет. Армиядән кайткач, берара читкә дә китеп эшләп йөргән. Әмма авыл һавасы аны тартып кайтара, җитәкчелек яшь кадрны эш белән тәэмин итә, йорт салып бирә. Шулай булгач, ничек җаның-тәнеңне биреп эшләмисең ди!
“Нива” комбайнын иярләгән Шамил Гарифуллин да игеннәргә карап соклана. Гомер буе комбайнчы булып эшләгән игенченең эш дәверендә мондый икмәкле ел булдымы икән әле?! Ул үзенә ярдәмче итеп технологик техникумны тәмамлаган Илназ Шакировны алган. Аграр уку йортын тәмамлаган Илназ өчен быелгы урак эшкә өйрәнү дә, игенчелектә беренчел тәҗрибә дә, Шамил абыйсы әйтмешли, акча эшләү дә.
“Чишмә” агрофирмасы быелгы ашлыкны кабул итәргә тулысынча әзер. Баш агроном Рөстәм Мостафин горурланып, яңа ашлык кабул итү склады төзелүе турында да сөйләде.
“Безнең ишегалды” программасы кысаларында төзекләндерү эшләре 1 кварталда яз аенда ук башланып киткән иде. Актанышның 1 нче кварталында 15 йорт. Шуның нибары икесе генә яңа төзелгән. Ә калган 13 йорт Актанышта беренче салынган таш йортлар. Күптән йорт яннары һәм ишегаллары төзекләндерелмәгәнлектән халыкның да моң-зарлары күп җыелган биредә. Балалар мәйданчыклары, кер элгечләр, йорт яннарындагы утыргычлар, чүп чиләкләре кую – һәммәсе буенча да фатир хуҗаларының үз тәкъдимнәре. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган очрашуларда алар, өстәп, үзләренең сорау-тәкъдимнәрен дә җиткергәннәр иде.