Тыл ветераны Нәсимә Шайхразиевага 90 яшь!

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Яңа Кормаш авылында яшәүче  Шайхразиева Нәсимә  Мортаза кызы үзенең олуг юбилеен - 90 яшен каршылады. Хезмәт юлын гомере буе сәүдә хезмәтендә үткәргән эшсөяр. Ялгыз булса да, картлык көнендә дә кадер-хөрмәттә яши ул. Сеңелләре карап, тәрбияләп торалар.

Нәсимә апаны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева тәбрикләде. Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның котлауларын ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International