УРЫП-ҖЫЮ ЧОРЫНДА АШХАНӘЛӘРДӘ ТАЛӘПЛӘР КАТГЫЙ ҮТӘЛСЕН!

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Урып-җыю чорында хуҗалык ашханәләрендә санитар кагыйдәләр аеруча нык сакланырга тиеш. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, таләпләр тагы да катлауланды, ди Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Мәхиян кызы Хафизова. Басу-кырларда хезмәт куйган механизаторларның сәламәтлеген саклау максатыннан, язгы чәчү вакытында туклану ачык һавада гына рөхсәт ителде. 15 июльдән бу канунга үзгәрешләр керде. Хәзер ашханәләрдә дә туклануны оештырырга була. Ләкин алдагы кагыйдәләрне үтәү кирәк. Ашханә бинасы эчендә бер кешегә 4 кв.м. урын булырга тиеш, туклану бүлмәсендә 4 яки анан кимрәк кешене генә ашату рөхсәт ителә.

Ашханә пешекчеләре моңарчы гигиена таләпләрен төгәл үтәделәр, битлек-перчатка белән эшләделәр, хәзер дә әлеге режим дәвам итә. Ризыкларның сыйфатын раслаучы документлар, саклану һәм яраклылык вакыты тәртиптә булырга, ашханәдән кыр станына китәсе савыт-сабалар дезинфекцияләнергә, производство контролен үтәргә тиешләр. Механизаторлар арасында төрле инфекцияле авыруларны булдырмау  хуҗалык җитәкчесенең шәхси контроленә алынуы да мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International