ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы һәм "Идел буе" СРО вәкилләренең уртак киңәшмәсе узды. Аны үткәрү максаты-дәүләт органнары һәм кадастр инженерлары арасында хезмәттәшлекне оптимальләштерү, кадастр эшләрен башкаручылар тарафыннан рөхсәт ителгән типик хаталарны анализлау, шулай ук ЕГРН ФГИС программа комплексының техник таләпләре буенча фикер алышу.

Татарстан Росреестрында узган эшлекле киңәшмә барышында, ЕГРН ФГИСЫНА күчкәннән соң, кадастр инженерлары тарафыннан документларны әзерләү һәм тапшыру үзенчәлекләре каралды, шулай ук типик хаталар һәм конкрет проблемалы хәлләр буенча аңлатмалар бирелде.

ММЧ өчен контактлар: +8 843 255 25 10

2 ноябрь  көнне Актаныш авылы, Ленин проспекты 17 нче йорт адресы буенча урнашкан муниципаль район Советының утырышлар залында район Советының IV чакырылыш 2 нче утырышы үткәрелә. Башлана 14.00 сәгатьтә.


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш районы авыллары мәчетләренең 34 имамына шәһадәтнамәләр тапшырылды.  Әлеге шатлыклы вакыйга мөселманнарның изге Мәүлид аена, Рабигыль-әүвәл аеның бишенче көненә туры килде.

Мәхәллә имамнары – авыл халкының рухи таянычы. Гаиләдә бала туса да, яшь парлар кавышса да, якыннары вафат булса да, олысы-кечесе имамга мөрәҗәгать итә.

Имамнар җыелышы  Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазинның Коръән укуы белән башланып китте.

Актаныш районында Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин,  үзенең студентлары белән ике көн дәвамында авыл җирлеге башлыкларын,  яшелләндерү серләренә өйрәтте. Галимнең  әйтүенчә, Актаныштагы яшелләндерү стиле, нәкъ Европадагыча.

Харис Гайнетдин улы Актанышка әле өченче тапкыр гына килә, һәр юлы Актаныш белән хозурланып йөрүен яшерми. Район үзәгендә яшеллекнең, аеруча миләш агачларының күп булуын әйтте. Миләш агачы гел файдадан гына тора,- дип уку вакытында миләш агачының үзенчәлекләре  белән таныштырды. Актанышның яшеллегенә үзгәреш кертергә кирәк түгел, әмма төзәтмәләр кертергә киңәш итә.

29 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернатының 30 укучысы Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант бирделәр.  Хәзер алар гади укучылар гына түгел, чын кадетлар булдылар. Бу аларның һәрберсенә үзләре башкарган эшләре, кылган гамәлләре өчен зур җаваплылык өсти.

Актаныш авылы читендәге алачыклар юкка чыкканга да күпме гомер узды, соңрак инде тимер чүкегән тавышлар машина-техника паркында гына ишетелә иде. Ә хәзер район үзәгендә “Газстрой сервис” җәмгыятенең заманча тимер эшкәртү цехы барлыкка килде. Ә инде  тәҗрибәне алар  күрше Мөслим районындагы авыл хуҗалыгы техникаларына тагылма кораллар җитештерүче “Агро-мастер” җәмгыятеннән  өйрәнгәннәр. Яңа тимер эшкәртү цехын хәбәрчебез дә күреп кайтты.

Сентябрь аенда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык булып “Башак” җәмгыяте танылды. Хуҗалыкка алгарыш символы булган ат сыны һәм 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

24 форма-киңәшмә барышында шәхси сектордагы терлек хәрәкәтенә анализны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова ясады. Сентябрь аена җирлекләрдә барлыгы 12 229 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

29 октябрь көнне Актаныш районында 24 форма-киңәшмә үтеп, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар сентябрь аена нәтиҗә ясады. Бу юлы киңәшмә видеоэлемтә аша гамәлләштерелде.

Данил Мөхәммәтдинов КамАЗ машинасы белән көн саен район эчендә генә дә 400 чакрымнан артык юл үтә. "Башак" хуҗалыгының алдынгы шоферларының берсе бүген хезмәттәшләре белән ферма төзелешенә ком ташый, ә Яңа Әлемнән Идел буеннан бер әйләнеп кайту 50 чакрым тәшкил итә.
“Башак” хуҗалыгыннан берьюлы җиде автомашина иртәнге җидедә үк юлга кузгала. Җиде шофер да үзара дус-тату, бер-берсенә ярдәм кулы сузып эшлиләр. Эльвир Насыйпов арада иң яше, Данил абый аның остазы булып тора. 1994 нче елдан машина рулен иярли башлаган шоферда өйрәтерлек тәҗрибә дә, осталык та җитәрлек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International