ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Актанышта 21 нче тапкыр узучы Игелек марафонында 2020 ел хәйриячеләре билгеләнде. Мөслимдә яшәүче эшмәкәр, “Игелеккә бер адым” төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев, шәхси эшмәкәр, “АльМиГа” кибетләр челтәре җитәкчесе Ралиф Фәхертдинов, “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Нәгыймовка Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов  “Алтын йөрәкле кеше” исемен һәм аның символикасын марафон барышында тантаналы шартларда тапшырды. Рәхмәт сезгә, хәйриячеләребез, кылган игелекле эшләрегез үзегезгә дә яхшылык булып әйләнеп кайтсын!

Бүген, 10 декабрь көнне, Актанышның икенче санлы мәктәбенә директор итеп Венера Хәева билгеләнде. Яңа җитәкчене коллективка район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәкъдим итте.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов "Игелек марафоны"на беренче булып ярдәм күрсәтте (ВИДЕОРЕПОРТАЖ). 

Бүген район мәдәният йортында үткән Игелек марафоны дәвамында 2 215 414 сум ярдәм акчасы җыйналды. Әлеге игелекле гамәлгә районның  оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр, аерым гражданнар үз өлешен кертте.

“Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советы Аппараты җитәкчесе итеп Илшат Рәфит улы Вахитов билгеләнде. Әлегә кадәр Илшат Рәфит улы Актанышның 2 нче мәктәбен җитәкләде. Коллективка яңа җитәкчене Актаныш район башлыгы Энгель  Фәттахов тәкъдим итте.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.

9  декабрь көнне “Батыр” универсаль спорт комплексында район оешма-предприятиеләре арасында волейбол чемпионатының ябылу тантанасы узды.

Чемпионат җиңүчеләре.

1 урын   – “Иман” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе,

2 урын –  «МНКТ» җәмгыяте,

3 урын  – Актанышның 1 нче мәктәбе.

 

Актив уйнаучы командалар – Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, УЭНКВД командалары.

 

Номинацияләрдә җиңүчеләр.

 

Иң яхшы пас бирүче  – Илмар Исламов ( «Иман» ),

 

Иң яхшы һөҗүмче – Руслан Булатов (Актанышның 1 мәктәбе),

 

Иң яхшы сакчы – Ирек Мөхәммәтов (Актанышның 1 мәктәбе),

 

Иң яхшы уенчы – Ильяр Хисамов (Актанышның 1 мәктәбе),

 

Иң өлкән уенчы – Ленар Ибнеев (МНКТ).

Җиңүчеләрне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләп, алдагы ярышларда да уңышлар теләде.

“ИТК” оешмасы төзүчеләре беренчеләрдән булып Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Коллектив егетләре күмәк төстә 57 бистәнең тавын төзи. Боз тавы инде өеп куелган. Кырыйларын дивар белән ныгытып чыгасы калган. Култыкса-диварны боз блоклардан ясыйлар. Карлы-сулы катнашма измә ролен үти. Төп чимал- Агыйдел бозы. Анысын “ИТК” оешмасына ярдәмгә килгән икмәк кабул итү предприятиесе егетләре кисеп бирә. Идел бозын ватмыйча алып кайту бер хәл, әле аны дөрес үлчәм белән төзелеш материалына әйләндерәсе бар. Анысын иң оста куллы төзүчебезгә ышанып тапшырдык, ди җитәкчеләр.

"Хакатон" "хакер" һәм "марафон" сүзләреннән алынган. Хакатонда катнашучы кыска гына вакыт эчендә нинди дә булса мәсьәләне чишәргә тиеш. Бүгенге хакатон "Актанышта мәгълүматлаштыру һәм цифрлаштыру проблемасы" темасын колачлады. Укучыларга бер сәгать дәвамында авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина яисә башка тармакларны цифрлы технологияләр аша таныту, эшчәнлеген оештыру буенча цифрлы продукт уйлап табу бурычы куелды.

Бүген Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында @aktanysh_gimnaziya цифрлаштыру юнәлешендә республикакүләм матбугат конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International