Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 18 нче мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны «Ачык ишекләр» нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).
2021 нче ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныш районындагы мәдәни чараларның башлангычы булып гыйнвар-март айларында авыл мәдәният йортлары, авыл клубларының драма коллективлары смотры узды. Театр айлыгында 38 үзешчән, 7 халык театры катнашты. Авыл сәхнәләрендә куелган спектакльләрдә 340 үзешчән артист уйнады. 3 коллектив балалар өчен спектакль куйды. Халык театры исемен йөртүче коллективлар- Иске Богады, Иске Байсар, Пучы, Иске Кормаш, Киров, Иске Сәфәр халык театрлары ай дәвамында район мәдәният йортында спектакльләрен күрсәттеләр. Быел Күҗәкә драма коллективы да Халык театры исеменә дәгъва кылып, район тамашачысы каршында чыгыш ясап имтихан тотты.
12-14 март көннәрендә Казанда узган билбау көрәшендә Актаныш көрәшчеләре җиңү яулады.
Россия беренчелегендә Заһид Шәйхәйдәров чемпион калды.
Илназ Шәмсиев икенче урын яулады.
Тренерлары Раил Сираев, Илфир Әнвәров.
РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭНГЕЛЬ ФӘТТАХОВ ТАТАРСТАН ЧЕМПИОННАРЫ- "ЛАЧЫН" ХОККЕЙ КОМАНДАСЫН ТАНТАНАЛЫ КАБУЛ ИТТЕ(+ВИДЕО)
Техник иҗат белән шөгыльләнүче укучыларыбыз "XXI гасыр Кулибиннары - 2021" яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасының район этабында үз проектларын Балалар иҗат үзәгендәге күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларыбызның уникаль проектлары белән танышты, укытучы-остазлар, укучылар белән шәхсән аралашты. Күргәзмәдәге эшләр белән танышканнан соң, Энгель Нәвап улы проектлар үсеше өчен мәктәпләрдә тудырылган мөмкинлекләр хакында технология укытучылары белән фикер алышты. Балаларның әлеге юнәлештә сәләтләрен үстерүдә районнан да финанс ярдәме булачагын ышандырды.
“Мин – остаз!” район конкурсы
Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре райондашларыбыздан уяулык һәм игътибарны арттыруны сорый. Янгыннар буенча соңгы көннәрдәге статистика сагаерга мәҗбүр итә: дүрт көн эчендә Актаныш районы җирлекләрендә өч янгын теркәлгән.
.jpg)
Әгәр сездә кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар туса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз, анда компетентлы хезмәткәрләр консультация бирергә әзер.
Актаныш районы тагын бер театр сезонына йомгак ясады. 2021 ел авыл мәдәният йортлары драма коллективлары арасында гамәлләштерелгән смотрда быел 38 үзешчән, 7 халык театры катнашты. Театрларда 340 үзешчән артист уйнады, 3 коллектив балалар спектаклен сәхнәләштерде.
.jpg)
15нче марттан "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең I этабы старт алды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.
.jpg)