ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

   Мерәс авылында яшәүче Рания Фәрдиева#ЧеловекТруда авыл өлкәннәренең яклаучысы да, саклаучысы да. Урамнарны кар-бураннар басып киткәндә дә көн саен үзе карый торган әби-бабайларның хәлләрен белә, сәламәтлекләрен кайгырта, өйләрен тәртиптә тота. Карын да көрәп куя, кирәк булса мунчасын да ягып кертә. Социаль хезмәткәр булып 2014 нче елдан бирле эшли Рания. Мерәс авылында алты, Шәрип авылында бер өлкәнгә социаль ярдәм күрсәтә.

- Баштарак эшләп китү авыррак булды, соңрак ияләштем. Хәзер инде әби-бабайлар үз әти-әнием кебек якын,-ди үз эшен яратып башкаручы ханым.

БЕЗНЕҢ БРИФИНГТА: Актаныш районы мәгариф системасы белән югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек(+ВИДЕО)

РТРС филиалы объектларында планлы эшләр үткәрү турында.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 15-28 март көннәрендә Татарстан Республикасында компьютер һәм финанс грамоталылыгын өйрәнү максатларында муниципаль берәмлекләрдә халыкка социологик сораштырулар уздыру турында министрлыкның рәсми сайтында, «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә хәбәр итә.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Очрашуда һәр проект буенча фикер алышу булды. Районда үз эшчәнлекләрен башлап, бизнес мәйданчыкларын ачу һәм старт алу өчен нинди форматта эшләү отышлы булачак? 51 проект арасыннан  сайлап алынган 13 проектның һәр аспекты шул рәвешле яклау узды. Район халкының һәм Актанышка килгән кунакларның ихтыяҗларын, сорауларын  өйрәнеп эшләнгән  әлеге проект эшләре.

АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА ЯЗГЫ КЫР ЭШЛӘРЕНӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ ЯСАЛДЫ: "Нур" хуҗалыгында үрнәк техника карау узды(+ВИДЕО)

18 марттан  Актаныш районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга, автомобильләргә һәм тагылма җайланмаларга техник карау үткәрелә башлаячак. Техник карауларның тәүгесе исә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев җитәкчелегендә,  бүген “Нур” ҖЧҖтә гамәлләштерелде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча бушлай вебинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы онлайн-дәрес бу пәнҗешәмбе көнне-18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак.

Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.

 

Нәселле терлек турында мәгълүмат:Татарстан тибындагы холмогор токымы, абердин-ангус, голштин, герефорд һәм лимузин токымлы терлекләр, шулай ук атлар, сарыклар һәм дуңгызлар турында квартал саен мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш нәсел идарәсе сайтында яки 8(843)221-77-64 телефоны буенча белергә мөмкин. Шулай ук биредә республиканың нәсел хуҗалыкларының исемлеге һәм аларның контактлары белән танышырга да була.

 

Нәселле терлек һәм балык үрчетү материалын сатып алу өчен аларның хакыннан 40% күләмендә субсидия каралган, әмма бу сумма таналар һәм атлар өчен 50 мең сумнан да артык була алмый, кәҗәләр өчен - 15 мең сумнан, сарыклар һәм дуңгызлар өчен 10 мең сумнан да артык була алмый. Тулырак мәгълүматны шулай ук Нәсел идарәсе сайтында яки8(843)221-77-60, 8-800-444-16-70 телефоннары аша алырга мөмкин. Татар токымлы атлар өчен субсидия артыграк күләмдә - 60% каралган. Дәүләт ярдәме алу өчен булган терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим шарт булып тора.


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Быел геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү тәртибе үзгәрде. Төп үзгәрешләр:

Лицензияләнергә тиешле геодезия һәм картографик эшләр исемлеге, шулай ук лицензия алырга теләүченең (лицензиатның) кирәкле белгечлекләре исемлеге билгеләнгән. Моннан тыш, геодезия һәм картографик эшләр башкаруга лицензия алырга теләүчегә (лицензиатка) карата куела торган лицензия таләпләре билгеләнде.

Конкрет лицензия турында мәгълүмат бирү вакыты кыскартылды - 5 көннән 3 көнгә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International