9 Май – Җиңү бәйрәме белән!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле Энгель Нәвап улы! Хөрмәтле актанышлылар!
Сезне һәм Актаныш районы халкын Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу изге бәйрәм – кешелекне фашизмнан коткару хакына бөек батырлык кылган хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, батырларга, каһарман-азат итүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә һәм илне кабаттан төзекләндергән батырларга чиксез рәхмәт хисләре кичерәбез. Без һәрвакыт аларның васыятьләренә тугры булачакбыз, Татарстан Республикасының һәм бөтен Россиянең куәтен һәм чәчәк атуын ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез.
Иң җылы теләкләремне кабул итегез – ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина.
2021 елның 10 маена һава торышы.
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +6..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +24..+27˚.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген Татар Ямалысы авылында яңа истәлекле урын барлыкка килде: Бөек Ватан сугышында ятып калган яугирләр истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты.
.jpg)
9 май, Бөек Җиңү көне алдыннан, Татар Ямалысы авыл җирлегендә истәлекле вакыйга - сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды.
.jpg)
Түбән Карач авылында һәйкәл ачылудан безнең фотомизгелләр.
Казаннан килгән Йосыф хәзрәт Дәүләтшин көн дәвамында актанышлылар белән аралашты. Җәмигъ мәчетендә җомга намазында, Актанышның 2 мәктәбендә һәм Актаныш гимназиясендә, районның үзәк стадионында вәгазь сөйләде.
Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укылганнан соң, ифтар "Батыр" спорткомплексында табын артында дәвам итте.
Бүген Актаныш районына Йосыф хәзрәт Дәүләтшин килде. Йосыф хәзрәт, район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта булып, укучыларга бик тә үтемле вәгазь сөйләде.
.jpg)
Бүгенге көндә Актаныш районының тугыз авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары гомер кичерә.
.jpg)
7 май көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, аларның тормыш иптәшләре белән очрашты. Сафлары сирәгәйгән ил улларына Энгель Нәвап улы ТР Президенты тәбрикләмәсен, үзенең шәхси котлау открыткасын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бүләк-күчтәнәч җыелмаларын тапшырды. Аларның тормыш иптәшләре хөрмәт һәм рәхмәт билгесен чагылдырган чәчәк гөлләмәләренә ия булды.
.jpg)