Бүген Татар Ямалысы авылында яңа истәлекле урын барлыкка килде: Бөек Ватан сугышында ятып калган яугирләр истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты.
Бүгенге көндә җирлектә илебез чикләрен саклаган егермедән артык ир-егет исәпләнә.
"Чик буе гаскәрләре ветераннарында һәйкәл кую идеясе район паркында стела ачылганнан соң туды. Без егетләр белән киңәшләштек тә, авылда истәлекле урын булдырырга карар иттек. Безнең идеяне хуплаган район, җирлек җитәкчелегенә рәхмәтебез зур", - ди әлеге һәйкәлне сафка бастыруда башлап йөргән Денис Хәсәнов.
Сүз уңаеннан, стела тулысынча чик сакчыларының матди ярдәме белән төзелгән.
Үзәктәге ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчыларының хезмәте зур булуын билгеләп үтте җирлек башлыгы Дамир Вәлиев.