9 май, Бөек Җиңү көне алдыннан, Татар Ямалысы авыл җирлегендә истәлекле вакыйга - сугыш кырында башларын салган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды.
Авыл халкының үзара салым акчаларына башкарылып чыккан әлеге изге гамәл белән ямалылылар хәтерне мәңгеләштерде.
Быелгы Җиңү язын җирлек бер Бөек Ватан сугышы ветераны - Шаһтимер Хәбибуллин белән каршы ала. Татар Ямалысы җирлегендә 16 тыл ветераны, 54 сугыш чоры баласы исәпләнә.