РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина актанышлыларны Җиңү бәйрәме белән котлый

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Хөрмәтле Энгель Нәвап улы! Хөрмәтле актанышлылар!

Сезне һәм Актаныш районы халкын Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу изге бәйрәм – кешелекне фашизмнан коткару хакына бөек батырлык кылган хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга,  батырларга, каһарман-азат итүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә һәм илне кабаттан төзекләндергән  батырларга чиксез рәхмәт хисләре кичерәбез. Без һәрвакыт аларның васыятьләренә тугры булачакбыз, Татарстан Республикасының һәм бөтен Россиянең куәтен һәм чәчәк атуын ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез.

Иң җылы теләкләремне кабул итегез – ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим.

РФ  Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International